Чишмэ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 февраль 2023, 13:10

Ирләр нинди бүләк алырга тели?

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ирләребезгә нинди бүләк сайларга?

Ирләр нинди бүләк алырга тели?
Ирләр нинди бүләк алырга тели?

Белүегезчә, 23 февральгә ирләргә арзанлы бүләк сайлау килешми. Эштәге коллегага символик бүләк биреп тә котылып була.

Ә менә ирләребезгә ярамый. Кирәкле бүләк алырга акча ягы кысанрак икән, бәйрәмчә кичке аш оештырыгыз.

Ир кеше хатынының үз куллары белән ясалган бүләккә дә мөкиббән. Әмма ул файдалы, кирәк булсын. Әйтик, аңа җылы свитер яки матур шарф бәйләргә мөмкин.

23 февральгә бүләк ителгән әйбернең аның турында кайгыртуыбызны күрсәтүе мөһим. Мәсәлән, компьютерының «хәтере» аз булса – «жесткий» диск, телефонының тышлыгы тузса – затлырак тышлык, китап укырга яратса – соңгы араларда дөньяны шаулаткан китап алып бүләк итсәгез дә була.

Шулай ук видеорегистратор; вакытны күрсәтүдән тыш, адымнар санын исәпли, музыка «тыңлата», электрон почта һәм социаль челтәрләрдән хәбәрләрне тапшырып тора, иртән уята торган «акыллы» сәгать; колбаса, балык, сырдан яки тәм-томнардан торган букет бүләк итәргә мөмкин.

«Авито» порталы якынлашып килүче Ватанны саклау-чылар көне алдыннан ир-атларның нинди бүләк алырга теләве турында сорашу оештырган.

Сорашуда катнашкан ир-атларның 25 проценты бүләккә гаджет,

24 проценты – автомобиль, 22 проценты – сәгать,

21 проценты – спорт инвентаре алыр идек, дип җавап биргән.

Бүләк сертификатына ир-атларның 15 проценты, оекбаш һәм эчке киемгә 7 проценты сөенәчәк.

Хатын-кызлардан сораштыру нәтиҗәләре буенча, ир-атларның 24 проценты косметик чаралар, 23 проценты бүләккә кием-салым алачак. Сорауларга җавап биргән хатын-кызларның 22 проценты акча сертфикаты бүләк итәчәк, 17 проценты исә оекбаш бирәчәк.

 

Ирләр нинди бүләк алырга тели?
Ирләр нинди бүләк алырга тели?
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: