Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 февраль 2023, 14:45

23 февраль кайчан бәйрәм ителә башлаган?

Ватанны саклаучылар көне 1922 елның 23 февраленнән РСФСРда Кызыл Армия һәм Флоты көне буларак билгеләнә башлый. 1946 елдан 1993 елга кадәр ул Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты көне буларак бәйрәм ителә.

23 февраль кайчан бәйрәм ителә башлаган?
23 февраль кайчан бәйрәм ителә башлаган?

СССР таркалганнан соң әлеге бәйрәм Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләнә һәм 2002 елдан бирле әлеге көн ял көне санала.

Инде күп еллар дәвамында 23 февраль барлык армия сафларында хезмәт иткән ир-егетләр бәйрәме булып тора. Бу көнне алар дус-туганнардан котлаулар, бүләкләр кабул итәләр.

Бүгенге көндә без әлеге бәйрәм белән барлык ир-атларны да котласак, СССР вакытында бары тик армия сафларында үз вазифасын тиешенчә үтәп кайткан ир-егетләр генә котлаулар кабул итә алган. Бер караганда, бу бик дөрес фикер. Ни өчен әле кемдер әлеге котлауларны кабул итү өчен тир түгеп эшли, ә кемдер өй тирәсеннән ерак китмичә генә дә котлауга лаек булырга тиеш? Һәр нәрсәнең үз урыны, сәбәбе бар. Әлеге датаны бәйрәм итәр өчен тулы хокукка ия булырга кирәк.

Армиядә булганнарның кайсы белән генә сөйләшсәң дә, берсе дә зарланмый, ә киресенчә, бик күп плюсларны атап, горурланып сөйлиләр. Күбесе үзен армиядә тапканын әйтә. Шуңа күрә, курыкмыйча нәтиҗә ясарга була. Һәр егет, исән-сау булганда, үзенә йөкләнгән вазифаны үтәп, үз Ватанының чын сакчысы икәнлеген исбатларга тиеш. Шул очракта 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә котлаулар кабул итүе дә күңелле булачак!

Бәйрәм белән сезне, ир-егетләр!

23 февраль кайчан бәйрәм ителә башлаган?
23 февраль кайчан бәйрәм ителә башлаган?
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: