Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 февраль 2023, 12:06

Әдһәм Искужин турында фильм

26 гыйнварда Уфада Әдһәм Искужин исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә Булат Йосыповның «Заманалар бәйләнеше» исемле документаль фильмының исем туе булды.

Әдһәм Искужин турында фильм
Әдһәм Искужин турында фильм

Фильм билгеле курайчы һәм педагог Әдһәм Искужин истәлегенә багышлап күрсәтелә, дип хәбәр итә Уфа хакимияте.

Әдһәм Искужин – башкорт музыканты, халык җырчысы һәм педагог, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 30 елдан артык, 1961-1996 елларда, Рәми Гарипов исемендәге 1нче башкорт республика гимназия-интернатында һәм 20нче урта мәктәптә эшләгән, анда курай түгәрәкләре җитәкчесе булган. Курайда уйнауның Башкортстанның Урал аръягында барлыкка килгән классик традицияләрен дәвам итүче. Репертуарында 200дән артык башкорт халык җыры һәм көе бар. Азат Аетколов, Риф Габитов, Юлай Гайнетдинов, Айрат Кобагошов, Роберт Юлдашев һәм башкалар – аның укучылары. Темәс һәм Уфаның 9нчы балалар музыка мәктәпләренә, 1нче гимназия-интернатның курайчылар ансамбленә һәм курай кабинетына Искужинның исеме бирелгән; туган авылы Темәстә һәм Баймак шәһәрендәге урамнар курайчының исемен йөртә. 2008 елда Уфада Әдһәм Динислам улы Искужин исемендәге курайчылар конкурсы булдырылган.

Әдһәм Искужин турында фильм
Әдһәм Искужин турында фильм
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: