Әңгәмәдәшегезне бүлдермәскә тырышыгыз. Тыңлый белү – бик файдалы сыйфат.
«Гафу итегез», «рәхим итегез», «рәхмәт» дигән өч сүзне күбрәк әйтегез.
«Син»гә күчәргә ашыкмагыз.
Бәйләнчек булмагыз. Акыл өйрәтү яки кисәтүләр ясау килешми торган эш.
Әңгәмәдәшең басып торса, үзең торып урын тәкъдим итәргә кирәк. Хатын-кыз басып торганда утыру бигрәк тә килешми.
Урамда яки җәмәгать урынында кычкырып сөйләшү тирә-юньдәгеләргә комачауларга мөмкин булганлыктан, бу да килешә торган эш түгел.
Сөйләшкән вакытта кулыңда ни дә булса әйләндергәләү, өстәлгә суккалау яки аяк селкү дә әйбәт түгел.