Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 гыйнвар 2023, 15:36

Машина йөртүчеләр өчен «әлифба»

Әгәр каршыга килгән машинаның еракка яктырта торган (дальний) уты ике тапкыр янып алса, бу – алда ГАИ посты булу, камера куелу яисә юл һәлакәте турында сигнал. Гадәттә, мондый хәбәр бирүчегә сул уч төбен күрсәтеп рәхмәт әйтү каралган.

Машина йөртүчеләр өчен «әлифба»
Машина йөртүчеләр өчен «әлифба»

Арттан килүче бер тапкыр еракка яктырта торган утын кабызса, «читкә кит, уздыр» дигәнне аңлата.

Шундый ук сигналны башка машинага юл бирергә теләүче йөртүче дә бирә.

Бу «уздырам» дигәнне аңлата.

Тиз-тиз «дальний»ны кабызып алу – «фараларың күзне чагылдыра, якын утыңны кабыз» дигән сүз.

Ике ян утны кабызып алу «рәхмәт» дигәнне аңлата. Әдәпле йөртүчеләр үзен уздыручыга шул рәвешле рәхмәтен белдерә.

Трассада алдан барган йөк машинасы уң як ян утын кабызса, бу «узарга мөмкин, каршыга килүче машина юк» дигәнне аңлата. Әгәр ул сул як ян утын кабызса, «уза күрмә, каршыга машина килә» дигән сигнал булырга мөмкин.

Машинаны кышын карау кар һәм боз чистартудан гына тормый. Машина мае да климатка карап дөрес сайланган булырга тиеш. Салон фильтрларын һәм дворникларны да салкыннар башланганчы ук алмаштыру хәерле.

Тукталышка куяр алдыннан дворник щеткаларының астына исе чүпрәк яки резина аслык кыстырып калдырыгыз, шулай итсәң – алар катмас.

Аккумуляторны (АКБ) даими рәвештә тикшереп торыгыз, кирәк булса, зарядкага куегыз.

Сезон башлануга ук резинаны алмаштырырга онытмагыз.

Пыяла юдыргычка кышкы катмый торган сыеклык салыгыз.

Антифриз ресурсын тикшереп торыгыз, кирәк булса, алмаштырыгыз.

Тукталышка куяр алдыннан тормозларны артык кыздырмагыз.

Машинага утырып чыгып китәр алдыннан, беренче чиратта, шиналарны, кузовны, пыялаларны тикшерәләр. Тормоз системасының эшләвенә инанырга кирәк. Двигательнең тавышына игътибар итегез. Салкында аңа җылынырга вакыт бирергә кирәк.

http://tukai-rt.ru

Машина йөртүчеләр өчен «әлифба»
Машина йөртүчеләр өчен «әлифба»
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: