Чишмэ
+29 °С
Облачно
Төрлесеннән
14 Декабря 2022, 12:17

Бензинны артык яндырмас өчен җиде киңәш

Кыш көне двигательне, салонны җылыту, төрле электр җылыткыч җайланмалар куллану бензинны артык сарыф итүгә китерә. Ягулыкны сакчыл файдалану өчен түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк

Бензинны артык яндырмас өчен җиде киңәшБензинны артык яндырмас өчен җиде киңәш
Бензинны артык яндырмас өчен җиде киңәш

Двигательне озак җылытмагыз. Машинаны кардан чистартканда двигатель эшләп тору җитә.

Аннары хәрәкәт итә башлагач бик тиз куып китмәгез. 

Кузовтан бөтен карны да чистартып бетерегез, шул очракта автомобиль җиңелрәк була, җилгә каршы тору кими.

Машинаның шиналарында һава басымын тикшереп торыгыз, салкында басым кими. Тәгәрмәчтә басым кимү тәгәрәгәндә каршылык артуга, ягулык күп сарыф ителүгә китерә.

Моторга үзлелеге азрак булган май салыгыз.

Ягулык азрак сарыф ителсен өчен, машинага махсус автоҗәймә ябарга да була. Бу япма двигательне тизрәк җылыту, мотор акрынрак суыну өчен кирәк. 

Машинадагы артык җайланмаларны, мәсәлән, түбәдәге багажникны алып куегыз.

Машинаны салмак кына йөртегез, кирәк-кирәкмәс урында тизлекне арттырмагыз.

Бензинны артык яндырмас өчен җиде киңәш
Бензинны артык яндырмас өчен җиде киңәш
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас