Чишмэ
+13 °С
Ясно
Төрлесеннән
7 Декабря 2022, 12:27

Шагыйрь, эшмәкәр, меценат Дәрдмәнд

Кем ул Дәрдмәнд: бүгенге заманда яшәсә, исеме «Forbes» исемлегенең башында торырлык миллиардермы, әллә нечкә күңелле шагыйрьме? Аның турында кызыклы фактлар:

Шагыйрь, эшмәкәр, меценат ДәрдмәндШагыйрь, эшмәкәр, меценат Дәрдмәнд
Шагыйрь, эшмәкәр, меценат Дәрдмәнд

* Дәрдмәнд – аның псевдонимы. Бу күренекле татар классигының, шагыйрьнең чын исеме – Закир Рәмиев. Ул – үз заманының күренекле эшмәкәре, атаклы меценаты.

* Закир Рәмиев һәм аның әтисе Мөхәммәтсадыйкның Башкортстанның Баймак районы Юлык авылы тирәсендә 20дән артык алтын табу приисклары була. Рәсми мәгълүматлар буенча, Рәмиевләрнең 5 тонна алтын табулары мәгълүм. Аларны Рәсәйнең «алтын корольләре» дип йөртәләр.

* Табышларының бер өлешен Рәмиевләр һәрвакыт халык мәнфәгатьләре өчен тоталар. Мәсәлән, алар авылда хастаханә төзиләр, берничә мәчет, мәдрәсә салалар. Боларның барысына да үз акчаларын кулланалар. Ел саен сәләтле татар һәм башкорт яшьләрен белем алыр өчен чит илләргә җибәрәләр. Әлбәттә, аларның бөтен чыгымнарын Рәмиевләр үзләре күтәрә! Эре сәнәгатьче Закир Рәмиев акчасына Оренбург шәһәрендә «Шура» журналы һәм «Вакыт» гәзите нәшер ителә.

* Илдә революция башлангач, Мәҗит Гафури «Шагыйрьнең алтын приискларында» дигән әсәр яза. Ул анда Закир Рәмиевне кансыз, комсыз капиталист итеп сурәтли. Бу, әлбәттә, заказга язылган әсәр була. 

Дәрдмәнд Мәҗит Гафури турында бер генә җөмлә әйтә: «Һәр очкан кош шоңкар түгел, һәр язган кеше шагыйрь түгел».  

Хакимияткә совет власте килгәч, Дәрдмәнднең әсәрләре тыела, аны «буржуй», «капиталист-эксплуататор» дип кенә атыйлар. Шигырьләре халыкка ил белән Хрущев идарә иткән елларда гына кире кайта башлый. 

Аның шигъри мирасы мең юлдан аз гына артыграк. Әйе, бу күп түгел, әмма Дәрдмәнд затлы шагыйрь дип саналган. Халык арасында иң танылган шигыре – «Кораб».

* Закир Рәмиев Оренбург мөселман сәяси фракциясен төзи. Беренче чакырылыш Дәүләт думасына депутат итеп сайлана.

* Октябрь революциясенә мөнәсәбәте, әлбәттә, тискәре була.

Илдә барган бу үзгәрешләр турында «Шайтан кан төкерде» дип яза. Яңа власть аның бар мал-мөлкәтен тартып ала – Закир Рәмиев бернәрсәсез кала. 

* Рәсәйнең иң бай татары чынлыкта ачлыктан үлә. 1921 елны ул Орскка кызын күрергә дип китә. Юлда авырый башлый һәм үлеп тә китә. Орскта җирләнүе мәгълүм, әмма кабере билгесез. Ул күмелгән зират урынында соңрак завод төзиләр.

Хатыны белән алар 9 бала тәрбияләп үстерәләр. Улы – Искәндәр Рәмиев репрессиягә эләгә һәм атып үтерелә. Закир Рәмиевнең оныгы Бәшир Рәмиев  – техник фәннәр докторы, ул ЭВМны беренче уйлап табучы дип санала.

Шагыйрь, эшмәкәр, меценат Дәрдмәнд
Шагыйрь, эшмәкәр, меценат Дәрдмәнд
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас