

– Нурулла хәзрәт, бүгенге мөселманнар ике төргә бүленә: беренчесе – академик белем алган кешеләр, икенчесе – әби-бабайлардан күреп-ишетеп өйрәнгән динне тотучылар. Без күбрәк шул әби-бабайлар үрнәгендә тәрбияләнәбез түгелме?
– Мәҗлес уздырганда андый кешеләр күбрәк, халык алар белән тыгыз элемтәдә тора. Гади халыкка күп нәрсә кирәкми, аның белем аласы килми, ул мулла-абыстай чакырып аш уздырдым дип әйтергә генә тели. Хәзрәт сәгать ярым вәгазь сөйләп, берничә минут Коръән укыса: «Бигрәк надан мулла килде, берни эшләми китте», – диячәк, сине яратмаячак. Ә бит син сәгать ярым белем бирдең һәм бу күпкә кадерле! Буыннар алышынмыйча ниндидер нәтиҗәгә ирешү авыр. Әлегә нәкъ менә буыннар алышу бара.
– Хәзрәт, табынга куелган кыяр-помидорга да закуска дип бәйләнеп утыру, хәрәм ризык санау артык түгелме? Болай дәвам итсә, халыкны диннән биздерәбезме?
– Кыяр-помидорга килгәндә, һәммәсе дә хәләл ризык. Кемдер аны закуска урынына күргән икән, аның проблемасы. Йомырка да, нинди генә тавык салса да, хәләл санала. Тик хәзер шундый төркем кешеләр барлыкка килде: тавыкка чиста, химикатсыз азык ашатсаң гына йомыркасы хәләл була, диләр. Болай уйласак, авыл йомыркасы хәрәмгә әйләнәчәк, чөнки тавык анда иректә йөри.
– Бүгенге заман мөселманы кем ул?
– Тормышын пычрактан, хәрәмнән чистартырга тырышкан, шуңа омтылган гап-гади кеше. Үзен нәрсәдәндер тыя икән, моны изге ният белән эшли. Ачу белән карарга кирәкми, аңа болай да икеләтә авыр, чөнки фани дөнья кануннарыннан тыш, Аллаһы Тәгалә хөкемнәрен дә үтәргә кирәк.
– Элек әби-бабайларның намаз укыганын, ураза тотканын берәү дә белмәгән, алар бу хакта кычкырып йөрмәгән. Хәзер барлык гыйбадәтләрен бөтен дөньяга чәчәләр. Нишләп дин күңелдә түгел, ә тышкы кыяфәттә?
– Дин күңелдә генә булып кала да алмый. Калебтә икән, тышкы кыяфәткә дә, эш-гамәлләргә дә чыга. Яулык бәйләмисең, намаз укымыйсың, хәрәм ашыйсың икән, Аллаһ ничек йөрәктә була ала инде? Элек әби-бабайлар намаз укыганын күрсәтә алмаган, чөнки совет чоры иде. Хәзер исә гыйбадәттәге кешедән гаеп эзләргә кирәкми. Проблема башкада: син дин юлындагы бәндәнең дөрес эшләгәнен аңлыйсың, ләкин үзең аның артыннан иярә алмыйсың. Моны күреп, күңелеңдә оят, көнчелек уяна. Боларны син аны тәнкыйтьләп кенә җиңәсең.
– Дини яшьләр арасында да аерылышучылар күп булуны ничек аңлатыр идегез?
– Яшьләр исламны кабул итеп, аның кагыйдәләрен үтәп яшиләр, тик ул әле аларның күңеленә кереп бетмәгән була. Яулык бәйләгән мөселман кызлары да калебләре белән гади туташтан аерылмый, гаиләдә идарә итәргә омтылалар.
– Руска кияүгә чыгып, христиан динен кабул иткән, балаларын чукындырган хатыннар бар. Аларны аклап буламы?
– Бу – аларның күңел халәте, яннарындагы кешеләр тәэсире. Алар динне белеп сөйләмиләр, гадел карамыйлар. Юкса, һәр динне алга салып анализларлар иде.