

фәрештәләр нурдан, кешеләр туфрактан бар ителгәннәр;
фәрештәләрдә ирлек-хатынлык юк;
фәрештәләр ашап-эчмәсләр һәм йокламаслар;
фәрештәләр, Аллаһның әмерләреннән чыгып, гөнаһ эшләмәсләр;
фәрештәләр күзгә күренмәсләр.
Аллаһы Тәгаләнең санаусыз фәрештәләре бар. Аларның санын бары тик Аллаһы
Тәгалә генә белә.
Фәрештәләрнең иң бөекләре түбәндәгеләр:
Җәбраил. Аллаһның әмер вә тыюларын пәйгамбәрләргә җиткерүче фәрештә, Аллаһ белән пәйгамбәр арасындагы илче;
Микаил. Табигать эшләре белән идарә итүче фәрештә. Яңгыр, кар, җил һәм табигатьтәге ризык эшләре белән вазифалы фәрештә;
Газраил. Җан алучы фәрештә. Аллаһның әмере белән әҗәле җиткән кеше-ләрнең рухын (җанын) алучы;
Исрафил. Кыямәт көнен кешеләргә белгертәчәк фәрештә. Сур исемле бер коралга өреп, дөнья тормышының беткәнен һәм кыямәт көненең башланганын белгертүче.
Бөек фәрештәләрдән башка төрле вазифаларны үтәүче фәрештәләр дә бар:
Кирамән вә Катибин фәрештәләр. Кешеләрнең гөнаһ-савапларын язып баручы фәрештәләр. Бу фәрештәләр кешеләрнең уң һәм сул җилкәләрендә булалар. Уң яктагысы – савапларны, сул яктагысы гөнаһларны язып бара;
Мөнкәр вә Нәкир фәрештәләр. Вафат булып, кабергә күмелгән кешедән: «Раббың кем? Пәйгамбәрең кем? Динең нинди?» – дип сорарлар. Бу фәрештәләргә «сөаль фәрештәләре» дә диелә. Динебезнең әмерләре буенча мөселман булып яшәгән кешеләр, бу сорауларга җавап биреп, кабер газабыннан котылырлар;
Хафаза фәрештәләре. Кешеләрне төрле каза вә бәлаләрдән саклаучы фәрештәләр.