Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 сентябрь 2022, 11:05

Иске әйберләргә – яңа сулыш

Чишмә поселогының Тарих-туган якны өйрәнү музеенда музейга шәхси әйберләрен бүләк итүчеләрне котлау чарасы булды.

Иске әйберләргә – яңа сулыш
Иске әйберләргә – яңа сулыш

Бу көнне бирегә килүчеләрне фойеда ук актив район халкы тапшырган бүләкләр экспозициясе каршы алды.

Боголюбовка авылында яшәүче Леонтий Гусаков район музеена үз коллекциясендәге экспонатларның бер өлешен бүләк иткән. Аның ихатасындагы беседкада шәхси музее булган.

– Бу әйберләр – күмер үтүкләре, самавырлар, төйгечләр, кул тегермәннәре, кием-салым миңа картәти белән картәнидән һәм әти-әниемнән калды. Әлбәттә, алар минем өчен кадерле. Менә бу ботинкаларны картәнием кияүгә чыкканда кигән. Эш буенча күп районнарда булырга туры килде, берәр борынгы әйбер күрсәм, хуҗаларыннан миңа сатуын сорый идем. Шулай итеп, ихатамда музей булдырдым. Тик бу әйберләрне туганнарым, күршеләрем һәм дусларым гына күрә алды. Шуңа күрә үземнең этнографик әйберләр коллекциясен район музеена бүләк итәргә булдым. Узган гасырда кулланылган эш коралларын, кием-салымнарны, значоклар, мәктәп дәреслекләре, гәзит-журналларны хәзер балалар да, өлкәннәр дә күрә алачак. Балалар тарихны белергә тиеш дип саныйм, – ди ул.

Леонтий Николаевич 1960 елда туган, Боголюбовка авылында үскән, биредә белем алган. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа урман техникумына укырга кергән, аның тормышы бүгенге көнгә кадәр урман хуҗалыгы белән бәйле.

Беренче тапкыр ул музейга әтисенең документларын китергән. Николай Гусаков – фронтовик, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Кызыл Йолдыз һәм Ватан сугышы орденнары кавалеры.

Леонтий Николаевич балачактан тарих белән кызыксына, шуңа күрә бераз хәйләгә барырга да туры килә. Элек өйгә кунаклар килгәч, балаларны табын артына утыртмаганнар, еш кына урамга уйнарга чы-гарып җибәрә торган булганнар.

– Ә мин әти янына кунаклар – авылдашлар яки фронтовик дуслары килүен күреп калсам, шыпырт кына мич башына менеп утырам да, аларның сөйләшүләрен тыңлап күп кенә кызыклы яңалыклар ишетәм... Кайчагында әти көтү көткәндә учак янында сугыш турында сөйли иде. Төтен исе һәм табигать кочагы аның сугыш турындагы хатирәләрен яңарткандыр, мөгаен, – дип искә ала ул.

Музейга бүләк бирүчеләр арасында Мөнирә Латыйпова да бар иде. «Советларча матурлык» экспозициясен аның 60–80нче елларда модада булган күлмәкләре бизи. Мөнирә апа кайчандыр аларны хатын-кызлар журналындагы үрнәкләр буенча үзе теккән.

Надежда Емец музей фондына 1947, 1956 еллардагы гаилә документларын һәм борынгы облигацияләрне тапшырган.

– Күпләрнең сарайларында, гаражларында, фатирларында борынгы әй-берләр тулып ята, ә бит музейда аларга икенче сулыш өреләчәк. Бүген мин бирегә чираттагы тапкыр бабамның шәхси әйберләрен – паяльник һәм үткерләү ташын, 1966 елгы «Советская Башкирия» гәзитен китердем. Музейдагы бу әйберләр ил һәм төбәк тарихын өйрәнү, үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен кулланылыр дип ышанам, – дип фикере белән уртаклашты Татьяна Хәбибуллина.

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, чарада чыгыш ясап, Тарих-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләренең актив эшен билгеләп үтте. 

– Мин, үз чиратымда, музейга иң яхшы экспонат китерүчегә район башлыгы исеменнән приз бәйгесен игълан итәргә тәкъдим итәм. Конкурсның приз фонды – 60 мең сум, – дип сөендерде музейга килүчеләрне Ришат Әнис улы. 

Музей директоры Радик Әхмәдиев музейга борынгы әйберләр бүләк итүчеләргә тантаналы шартларда рәхмәт хатлары һәм календарьлар тапшырды, рәхмәт белдерде, бик зур мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия булган бу әйберләрнең музей коллекциясен тулыландыру өчен мөһим булуын билгеләп үтте. 

Музейга бүләкләр ясагыз, бәлки нәкъ менә сез район башлыгы призына ия булырсыз. Моннан тыш, район музее үзе дә безнең өчен һәм аның барлык кунаклары өчен зур бүләк бит.

Иске әйберләргә – яңа сулыш
Иске әйберләргә – яңа сулыш
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: