

Исмәгыйль бәк Гаспринский яңача метод белән укыту системасына юл салган, беренче дәреслекләр язган кеше. Журналист буларак, 35 ел буена «Тәрҗеман» гәзитен чыгарган һәм үз гәзитендә Рәсәйдә яшәүче төрки халыкларның бердәмлеге идеясен тудырган һәм пропагандалаган.
Ул – татар халкын гына түгел, ә бөтен мөселман дөньясын кузгатып жибәргән, аларда милли аң уяткан, милли горурлык хисләрен тәрбияләгән бөек милләтче.
Чыннан да, үзенең бәйсезлеген, дәүләтчелеген югалтканнан соң рухсыз, идеалсыз бер хәлдә яшәгән татар халкын үзенең «Тәрҗеман» гәзите белән уянырга мәжбүр иткән, киләчәккә өмет белән карау хисләрен тудырган кеше.
Ул 1851 елның 8 мартында Бакчасарай шәһәре янындагы Гаспра дигән авылда артык бай булмаган дворян гаиләсендә туган.
Исмәгыйль бәк Гаспринский кебек олуг шәхесне тудырган Фатыйма Солтан ханым белән Мостафа әфәнде үз заманының алдынгы фикерле зыялылары булганнар. Алар улларын башта Бакчасарайда Исмәгыйль мөгаллимдә, аннары Акмәчеттә гимназиядә укытканнар, бераздан Воронеж, аннан соң Мәскәүдә хәрбиләр әзерли торган мәктәптә белем алу мөмкинлеге биргәннәр. Ул Мәскәүдәге Милютин кадет училищесында укыган 1865–1867 елларда «Московские ведомости» гәзите мөхәррире М. Н. Катков гаиләсендә яши.
1871 елда ул Парижга китә, француз телен камилләштерә, тәрҗемәче булып эшли, берникадәр вакыт И. С. Тургеневның шәхси секретаре булып та тора. Бу чорда ул Сорбонна университетында лекцияләр тыңлый, француз гәзитләрендә гарәп, төрек, фарсы телләреннән тәрҗемә итеп, күп санлы мәкаләләр бастыра. Француз мәктәпләрендәге укыту системасы, дәреслекләр белән, вакытлы матбугатның җәмәгатьчелек өчен нинди роль уйнаганы белән дә ныклап кызыксына.
1874 елда И. Гаспринский Төркиягә килә. Истанбул хәрби училищесына укырга керергә тырышып карый, ләкин Рәсәй тышкы эшләр министрлыгыннан рөхсәт ала алмый. 1876 елда ул Бакчасарайга кайта, анда шәһәр башлыгы булып сайлана, 5 ел буе шәһәр башлыгы булып эшли һәм үзенең шул вазифасыннан файдаланып 3 ел буе татарча гәзит чыгаруны сораган үтенечләр белән Петербургка йөри. Ниһаять, 1883 елның 10 апрелендә «Тәрҗеман» гәзитенең беренче саны дөнья күрә. «Тәрҗеман» үзенең беренче саннарыннан ук Рәсәйдә яшәүче мөселман халыкларын берләштерү, бер милләт итеп оештыру юлына баса һәм бу максатын үзенең соңгы санына кадәр дәвам итә.
И. Гаспринский үзенең «Тәрҗеман»ы белән төрки халыклар өчен, бигрәк тә татар халкы өчен мәгарифтә, мәдәнияттә реформалар ясауда, ягъни мәктәп – мәдрәсәләрдә яңача уку-укыту системасына нигез салуда, яңача дәреслекләр бастыруда, әдәби, тарихи китаплар бастыручы типографияләр, нәшриятлар ачуда, татар вакытлы матбугатын барлыкка китерүдә юл күрсәтүче маяк булган. И. Гаспринский үз идеяләре белән татар халкының бөтен катлавын – дин әһелләрен, укытучы-мөгаллимнәрен, зыялыларын, байларын һәм татар җирлегеннән аерылган, инде үз ана телләрен белмәгән аксөякләрен кызыксындыра алган. Шулай итеп, И. Гаспринский әзерләгән җирлектә татар зыялылары катламы үсеп чыккан һәм татар халкы милләт буларак җитешкән. Шушы җирлектә милли тәрбия алган, ныгыган һәм милли хисләр белән янган татар зыялылары инде ХХ йөз башы милли хәрәкәтенең лидерларына, идеологларына әверелеп татар милли хәрәкәтен җитәкләгәннәр.
Русча-төрекчә-татарча чыккан әлеге гәзит мөселман галәмендәге иң озын гомерле гәзит булган. «Тәрҗеман»ны нәшер итүдә И. Гаспринскийның иң беренче һәм иң зур ярдәмчесе хатыны Зөһрә ханым Акчурина 15 елдан артык гомерен шушы эшкә багышлаган.
И. Гаспринскийның сәяси эшчәнлегенең иң югары ноктасы булып аның 1906 елда Рәсәй мөселманнарының «Иттифак әл-мөслимин» партиясен төзүдәге эшчәнлеге тора. Бу партияне төзү, аның съездларын үткәрү, шул съездда күрсәткән гакыл вә осталыгы һәркемне хәйран калдырырлык.
Ни кызганыч, Исмәгыйль бәк Гаспринский үзенең бар тормышының максаты булган эшчәнлегенең нәтижәсен күрә алмый. Ул 1914 елның 11 сентябрендә 63 яшендә Бакчасарайда вафат була. Бөек милләтченең үлеме бөтен татар дөньясын тетрәндергән, күрәсең, Рәсәй мөселманнары, бигрәк тә татар халкы аның үлемен милләт кайгысы дип кабул итәләр. 1914 елның сентябрь, октябрь, ноябрь айларында татарча гәзит-журналларда аның вафатына багышланган 50гә якын мәкалә, истәлекләр басылып чыккан.
Татар халкы бөек халык дип кенә бөек булып булмый. Үзеңнең узган тарихыңны, үткәнеңне, халык өчен зур эшләр эшләгән шәхесләребезне белү, олылау аша гына халык та бөек була ала.