Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 сентябрь 2022, 12:08

Археологлар борынгы каберлекләрне таптылар

Тулы бер музей комплексы булачак Чишмә районында музей булачак урында күчмә киңәшмә барышында республика Башлыгы Радий Хәбировны Күчмә цивилизацияләрнең Евразия музее проекты белән таныштырдылар. Район гәзите алдан хәбәр итүенчә, ул Турахан кәшәнәсе янында төзеләчәк. Әмма аны каплап тормаячак.

Археологлар борынгы каберлекләрне таптылар
Археологлар борынгы каберлекләрне таптылар

Музей комплексы кәшәнәгә таба төзелгән аерым биналардан торачак. Бирегә килүчеләргә кәшәнәгә менгәндә шулар аша юл үтәргә туры киләчәк. Комплекс Кече кәшәнәне дә үз эченә алыр, дип планлаштырыла. Җәяү йөрер өчен урыннар, ландшафтлы амфитеатр булачак, чишмә яны төзекләндереләчәк.

Ә түбәннән үткән юлның икенче ягында фәнни үзәк, сабантуйлар һәм күчмә халыклар уеннары үткәрү өчен урын булачак, умарталык һәм су тегермәннәре урнашачак.

Галимнәр музей проекты алдыннан борынгы каберлекне һәм кәшәнәне саклап калу өчен археологик эшләр үткәрергә булганнар. Бик зур эш башкарылган. Уфа янында Подымалово-1 авылы янәшәсендә Алтын Урда чорына караган борынгы казылмаларны табу буенча эшләр алып барудан тыш, алар проект гамәлгә ашырылачак территорияне тикшергәннәр, лазер ярдәмендә сканерлау, фотофиксация, бу урынның рельефы белән ортофотоплан ясаганнар. Кәшәнә территориясен археологик өйрәнү проекттагы музей комплексының фәнни концепциясен булдыру өчен дә кирәк.

 

Кәшәнә янында – мөселман каберлекләре

Археологлар кәшәнә янында XIV–XV гасырларга караган алты мөселман каберенә тап булганнар. Җирләнүчеләрнең башы көнбатышка яки төньяк-көнбатышка, йөзләре кыйблага – Мәккәдәге изге мәчет тарафына каратылган. Аларның ислам гореф-гадәтләре буенча күмелүе билгеле.

Археологлар Турахан кәшәнәсе тирәсендә борынгы каберлекләр булуы турында күптән белгәннәр һәм биредә 1960нчы еллардан бирле казу эшләре алып барылган. Ләкин күптән түгел килгән экспедиция гына бу каберлекләрнең урынын ачыклый алган.

– Казый башлаганчы комплекслы геофизик эшләр үткәрелде, шуның нәтиҗәсендә сукырларча түгел, ә анда нинди дә булса кызыклы казылмалар барлыгын белеп казыдык, – диде Рәсәй Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәге учреждениесенең Көньяк Урал этнологик тикшеренүләр институтының археологик мирас бүлеге мөдире Илшат Бахшиев.

Алар җир астында турыпочмаклы формаларда нәрсәдер барлыгын ачыклыйлар – XIV–XVI гасырларда бу якларда яшәүчеләр мәрхүм ата-бабаларын кыя ташларны кисеп, барлыкка килгән чокырларга күмгәннәр.

Ябык турыпочмаклы бу нәрсәләрнең казу барышында кыя ташлары булуы ачыклана. Каберлек мәйданындагы кыя ташы күмү өчен җайлаштырып, турыпочмаклы формада эшләнгән. Кабер казылган вакытта киселгән кыя ташлары аннары аны киртәләп алу өчен кулланылган.

– Кагыйдә буларак, кәшәнә янында каберләр күп була, биредә дә шундый ук күренеш. Некрополь бик борынгы, без биредә элек кабер ташлары булгандыр, әмма узган гасырның 30нчы елларында – совет чорында алар алып ташлангандыр дип уйлыйбыз, – диде Башкортстан Республикасы буенча фәнни-җитештерү үзәге филиалы мөдире Рамил Насретдинов. 

Археологларны бер кабердә җирләнүченең кем булуы аеруча кызыксындыра. Бәлки ул сугышчы, җайдак булгандыр, дип фаразлана. Моны раслаучы берничә дәлил бар: бу сөякнең зурлыгы һәм аяк табанының эчкә таба каравы. Бу аның ат өстендә утырганда аягы белән өзәңгене эләктереп баруы турында «сөйли». Моннан тыш, умырткасы һәм умрау сөяге башка күмелүчеләрнекенә караганда күпкә зуррак. Аяк табаны һәм умыртка сөякләренең формасы буенча, бу кешенең гомерен ат өстендә үткәргән күчмә халык вәкиле булуына шик юк.

Кабердән табылган сөяк калдыкларының кемнеке булуын антрополог билгеләячәк. Аңа күмелүчеләрнең нинди типка керүен, җенесен һәм яшен билгеләргә кирәк булачак. Аларның ни белән авырганын һәм ни өчен үлүен ачыклау ихтималлыгы да бар.

 

Һәйкәл элекке хәленә кайтарылырмы?

«Архтамга» эксперт-проект бюросы белгечләре фәнни-производство үзәге заказы буенча таштан эшләнгән кәшәнәне, аның эчке һәм тышкы ягын 3D сканер ярдәмендә тикшергән. Мәгълүматларны берләштергәннән соң кәшәнәнең бөтен үлчәмнәрен күрсәтүче сурәтләр барлыкка килгән. Аннары белгечләр компьютер ярдәмендә стеналарның калынлыгын һәм корылманың зурлыгын исәпләп чыгарганнар.

«Моннан соң Чишмә районына барып йөремәсәң дә була. Кулыңда әлеге мәгълүматлар булганда, ни өчен кәшәнәнең өске өлеше юклыгын яисә корылманың кайсы урыннарын ныгыту кирәклеген ачыклап була. Өч яклы модель музей комплексы проекты концепциясен төзегәндә кулланылды инде. Тагын бер кызыклы факт ачыкланды: кәшәнәнең цифрлы моделендә алгы якта һәм сул яклап ике тәрәзә барлыгы күренә, ә уң якта ул юк. Модельдәге нокталар буенча күренүенчә, өченче тәрәзә электән үк булмаган», – дип сөйләде «Арх-тамга» җитәкчесе Рөстәм Әлибаев.

Шулай ук кәшәнә ташлары арасындагы измә үрнәкләре дә алыначак. Бу ташның кайдан алынуын ачыкларга, шулай ук кәшәнәнең кайсы төше яңартып төзелүен һәм кайсы өлешенең әлеге көннәргә кадәр элекке торышта калуын аңларга мөмкинлек бирәчәк. Аерып әйткәндә, белгечләр архитектура һәйкәлен яңартып төзергә кирәкме дигән төп сорауга җавап бирергә тиешләр. Электән кәшәнәнең матуррак һәм, гөмбәзендә очлы тимер торганга күрә, биегрәк булуы билгеле. Тик кайчандыр гөмбәз килеп төшкән.

 

Табылдыклар нәрсә турында сөйли?

– Без 2017 һәм 2019 елларда да кәшәнә янында, кечкенә участокларда казу эшләре алып бардык. Ә быел финанслау булгач, бу эшләр 300 квадрат метр мәйданда алып барылды, анда Башкорт дәүләт университетының тарих факультеты галимнәре һәм студентлары катнашты, – диде Илшат Бахшиев.

Казылмалар галимнәрне дә гаҗәпкә калдырган. Чөнки, аның сүзләренә караганда, 13–15 гасырларда, Алтын Урда чорында Башкортстан бер як читтә урнашканга күрә, биредән сәүдә юллары гына үткән дип исәпләнгән, чөнки киресен раслаучы археологик материаллар булмаган. Казу эшләренә керешкәч, бер метр арада гына диярлек бик күп казылмалар табылган.

Ул безгә әлеге артефактларны күрсәтте. Шуларның берсе хәрби корал – тимердән эшләнгән чукмарлы таяк (Уфа янындагы казылмаларда да шуңа охшаш әйбер табылган).

– Табылган әйберләрнең берничәсе – сөяктән эшләнгән каеш прәшкәсе, анда җайдак сурәтләнгән; тире һәм күн кисү өчен кулланылучы кайчы, уйнау өчен кулланылган, бронза пластина белән авырайтылган сөякләр. Иң серле табыш – гарәпчә биш саны язылган линейканың бер өлеше, эзләп карадым, әмма аңа охшаш әйберләр юк. Аның аралыгы миллиметрга да, башка билгеле үлчәүләргә дә туры килми. Бәлки, бу үлчәү булгандыр, әмма әлегә аның аналогларын таба алмыйбыз.

Зур булмаган казу эшләре алып барганда борынгы ике тәңкә бик сирәк очракта гына табыла. Биредә табылганнары – 1361 елгы, Килдебәк хан чорындагы тәңкәләр. Бу урында балчыктан эшләнгән савыт-саба калдыклары яки керамика да табарбыз дип уйлаган идек, әмма ул монда юк диярлек. Ә табылганнарының исә Урта Азия якларында эшләнүе билгеле. Бу халыкның Түбән Идел буе, Урта Азия шәһәрләре белән элемтәдә торуы турында сөйли. Кайбер табылдыклар, мәсәлән, керамик савыт-саба калдыклары, кыйммәтле таш – ахал кыйпылчыклары бу якларда читтән ташлар алып кайтып савыт-саба һәм ювелир әйберләр ясаучы кул осталары булуы турында сөйли.

– Мин башкорт археологиясе, безнең якта борынгы һәйкәлләр булуына шатмын, киләчәктә биредә студентлар эш алып барачак. Уфа районының Подымалово авылы һәм Турахан кәшәнәсе яныннан алынган экспонатларның бер-берсенә бик охшаш булуы бу ике территориянең дә бер үк вакытта үзләштерелүен раслый, – дип фикере белән уртаклашты Илшат Бахшиев.

Тагын бер мөһим мәсьәлә кала – архивларны өйрәнү һәм Тураханның үзе турында мәгълүмат табу. Чөнки әлегә бу тарихи шәхес турында риваятьләр буенча гына беләбез.

Археологлар борынгы каберлекләрне таптылар
Археологлар борынгы каберлекләрне таптылар
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: