Чишмэ
+24 °С
Облачно
Төрлесеннән
9 Сентября 2022, 05:22

Төп максат – яшь буынны тәрбияләү

Чишмә поселогының Тарих-туган якны өйрәнү музее 2 сентябрьдә Рәсәйнең Хәрби дан көне – Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 77 ел тулу уңаеннан һәм Икенче бөтендөнья сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи диктант акциясенә кушылды.

Төп максат – яшь буынны тәрбияләүТөп максат – яшь буынны тәрбияләү
Төп максат – яшь буынны тәрбияләү

Балалар өчен бу көнне «Бөек Җиңү сәхифәләре буенча», «Акылны үстерү өчен күнекмәләр», «Без Бөек Ватан сугышы тарихы буенча бик күпне беләбез» викториналары, музей буйлап экскурсия үткәрелде. «Бөек Ватан сугышы елларында Чишмә районы» бүлегенә аерым игътибар бирелде.

Чара программасына шулай ук «Террорчылык – җәмгыятькә куркыныч янау», «Бесландагы фаҗигале вакыйгалар тарихы» турындагы лекцияләр дә керде. Соңгы 20 елда дөньяда булган зур террорчылык актлары турында видеоязма күрсәтелде. Чарада катнашучылар Бесланда һәлак булган балаларны бер минут тын торып искә алдылар.

– Төп максат – балаларга Бөек Ватан сугышы турында сөйләү, шулай ук яшь буында террорчылык идеологиясен кабул итмәү, тарихка һәм геройларыбызга карата кызыксыну уяту, Ватанны саклаучыларга, һәлак булган яугирләргә, ветераннарга карата ихтирам һәм кайгыртучанлык тәрбияләү, – диде поселокның Тарих-туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Алиса Курамшина.

Викториналар балаларның нәрсәләр белүен күзалларга мөмкинлек бирде. Күпләр Бөек Ватан сугышы башланган һәм тәмамланган көнне, 900 көн блокадада булган шәһәр атамасын һәм җиңү маршалы исемен төп-төгәл белделәр һәм башка күп кенә сорауларга җавап бирделәр.

Музейга килгән балалар чара ахырында актив катнашканнары өчен «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге биргән призлар һәм тәм-томнар белән бүләкләнделәр.

Төп максат – яшь буынны тәрбияләү
Төп максат – яшь буынны тәрбияләү
Автор:Элина Школьная
Читайте нас