

25 августта район Мәдәният сараенда «Чишмә районы мәгариф оешмаларында үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүне камилләштерү» темасы буенча укытучылар киңәшмәсенең пленар өлеше үтте.
Моңа кадәр, 15–18 августта районда педагогия хезмәткәрләрнең төрле секцияләр буенча утырышы узды.
Әлегә ковид буенча чикләүләр юк, шуңа күрә педагогик советка тулы гына түгел, ә киңәйтелгән составта җыелырга мөмкинлек булды.
Мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсендә Чишмә муниципаль район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, Башкортстан Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, мәгариф, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча комитет рәисе Раил Әсәдуллин һәм Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гөлнара Зиннурова катнаштылар.
Раил Әсәдуллин үз чыгышында беренче чиратта укучыларның шәхесен тәрбияләү белән шөгыльләнергә чакырды, чөнки соңгы елларда Бердәм дәүләт имтиханнары турындагы хәстәрлек башка темаларны кысрыклап чыгарды диярлек. Ул яңа «укыту конструкторын» гамәлгә кертү белән кызыксынуын белдерде, аның фикеренчә, бу укытучыларга, бигрәк тә аз комплектлы авылмәктәпләрендә йөкләнешне арттырачак, өстәвенә конструктор буенча дәреслекләр каралмаган.
Утырышның төп мәгълүмати өлешенә узган ел йомгаклары һәм яңа уку елына гамәлләр стратегиясе кертелде.
Чишмә районы мәгариф идарәлеге начальнигы Зилә Ямалетдинова белем бирү учреждениеләренең өстенлекле даирәләренә яңа технологияләр һәм алымнар керүен, укучыларның сәләтен ачыклау һәм аларга һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә остазлыкны һәм иҗтимагый башлангычларны үстерүгә игътибар биреләчәген билгеләп үтте.
Быел белем бирү оешмаларында – Караякуп, Дурас, Бәкәй һәм Калмаш урта мәктәпләрендә дүрт «Үсеш ноктасы» ачыла.
2022 елдагы Бердәм дәүләт имтиханнарынайомгак ясап, безнең мәктәпләрне тәмамлаучылар күрсәткән нәтиҗәләр республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак, дип әйтергә мөмкин. Иң яхшы нәтиҗәләрне гимназия, поселокның 1нче, 5нче һәм Чишмә авылының 2нче мәктәпләре күрсәтте.
Быел Бердәм дәүләт имтиханнары буенча йөз балл алучылар бишәү (химия, профиль дәрәҗәдәге математика буенча берәр һәм тарих буенча өч чыгарылыш укучысы), югары балл алучылар – 60 кеше.
Яңа уку елы башына барлык мәгариф учреждениеләре кадрлар белән тәэмин ителгән, әмма, шуңа карамастан, кайбер мәктәпләрдә математика, физика һәм башлангыч сыйныф укытучылары җитми.
Укытучылар сафы ел саен яшь кадрлар белән тулылана һәм быелгы ел да искәрмә түгел. Конференциядә катнашучылар гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Аида Җиһангированы (М. Акмулла исемендәге БДПУ тәмамлаган), 1нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Эльвира Карачуринаны (М. Акмулла исемендәге БДПУ), 5нче мәктәпнең тарих укытучысы Иван Журенковны (БДПУ), «Родничок» балалар бакчасы тәрбиячесе Анастасия Лепскаяны (М. Акмулла исемендәге БДПУда «Мәктәпкәчә белем бирү» һөнәре алган) һәм 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучы Эльвина Максимованы (М. Акмулла исемендәге БДПУ тәмамлаган) сәламләделәр.
Киңәшмәгә җыелган педагогия хезмәткәрләренә Рәсәй Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның видеомөрәҗәгатен тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, ул 2023 елның «Укытучы һәм остаз елы» дип игълан ителүен хәбәр итте.
– «Мәгариф» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру барышында мәктәпләрдә белем бирү сыйфаты буенча дөньядагы илләр арасында алдынгы унлыкка керү максаты куелган һәм без әлегә алда барабыз. 1 сентябрьдән укытучылар тутырырга тиешле документлар исемлеге шактый кимеде. Моннан тыш, «мәгариф хезмәтләре» күрсәтү турындагы бәхәсләргә нокта куелган һәм бу төшенчә «Мәгариф турында»гы законнан төшереп калдырылган. Моны без укытучы һөнәренең абруен күтәрү өчен эшлибез, – диде министр.
Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров үзенең чыгышында педагогия хезмәткәрләренең нәтиҗәле эшләүләрен теләде, укучыларның иминлеге, гомере һәм сәламәтлеге беренче урында булуын билгеләп үтте, балаларны мәктәпкә йөртүгә һәм автобусларның тиешле торышына аерым игътибар бирергә чакырды.
2022 елның август конференциясендә Чишмә поселогының 1нче урта мәктәбе директоры Рамил Уразмәтовны тантаналы рәвештә лаеклы ялга озаттылар. Конференциядә билгеләп үтелүенчә, ул 30 ел уку йорты җитәкчесе булып эшләгәннән соң, лаеклы рәвештә атказанган мәктәп директорлары плеядасына керде.
Хезмәттәшләре шулай ук М. Кәрим исемендәге Келәш авылы мәктәбе директоры, 38 ел педагогик стажы булган «Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы» Альбина Каһарманованы, 34 ел Горный авылының «Росинка» балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Гөлсинә Гаймалованы да лаеклы ялга озаттылар. Быел Алкин-2 авылының Р. Абзалов исемендәге мәктәбе директоры Маргарита Батыршина да, тору урынын алыштыру сәбәпле, үз вазифасыннан китте.