Чишмэ
+20 °С
Ачык
Төрлесеннән
26 август 2022, 10:12

Тагын бер якташыбыз белән хушлаштык

22 августта районда Украинада махсус операция барышында һәлак булган Рәсәй армиясе рядовое Шамил Юлдашев белән хушлашуга багышланган матәм чарасы булды.

Тагын бер якташыбыз белән хушлаштыкТагын бер якташыбыз белән хушлаштык
Тагын бер якташыбыз белән хушлаштык

22 августта районда Украинада махсус операция барышында һәлак булган Рәсәй армиясе рядовое Шамил Юлдашев белән хушлашуга багышланган матәм чарасы булды.

Шамил Рамил улы 1969 елның 16 июлендә Илкәш авылында туган. 1987 елның 25 ноябрендә хәрби хезмәткә алынган. 2001 елның 1 февраленнән 7 сентябренә кадәр Чечня Республикасы территориясендә террорчылыкка каршы операциядә катнашкан. 2002 елның 26 мартыннан 2003 елның 29 мартына кадәр Төньяк Кавказ төбәгенең Аргун торак пунктында 55694нче хәрби часть составында хезмәт иткән.

– Без аның белән бергә үстек. Беркайчан да кыерсытмады, башкалардан да рәнҗеттермәде. Һәрвакыт яклады, ярдәм итте, гадел булды. Хыялы хәрби булу иде. Бу юлы да битараф кала алмады һәм июль аенда үз теләге белән китте. Август башларында шалтыраткан иде, барысы да яхшы диде. Кызганычка каршы, бу аның белән соңгы сөйләшү булды, – дип күз яшьләре белән сөйләде аның сеңлесе Клара Рамил кызы.

– Сезнең зур һәм тату гаиләгезгә кайгы килде – бүген Шамил Рамил улын соңгы юлга озатабыз, – диде үз чыгышында Чишмә районы хакимияте башлыгы вазифасын башкаручы Ришат Мансуров. – Хәрби тәҗрибәгә ия булган Шамил Юлдашев үз теләге белән яугир булырга карар иткән. Кызганычка каршы, исән-сау кайтырга насыйп булмаган. Хөрмәтле Шамил Рамил улының якыннары! Безнең бурыч – авыр минутларда сезнең янда булу! Сезгә ярдәм итәчәкбез. Без тыныч тормышта яшәсен өчен, үз гомерләре бәрабәренә хәрби бурычларын үтәгән егетләребезне онытмаячакбыз.

«Әфганстан ветераннарының Рәсәй берлеге»нең Чишмә районы бүлеге рәисе Андрей Исаев күп илләрнең Рәсәйгә каршы булуы, ялган мәгълүматлар белән илебезне бар нәрсәдә гаепләргә маташулары турында сөйләде.

– Бернәрсәгә карамастан, бердәм булып, үз традицияләребезгә тугры калачакбыз. Үзебез исән чакта һәлак булган солдатларны онытмаячакбыз. Шамилне кире кайтарып булмый, җаны тыныч булсын өчен догада булыйк, – диде ул.

Мәрхүмнең әти-әнисенең, кызының, бертуганнарының һәм якыннарының кайгысын уртак-лашабыз.

Тагын бер якташыбыз белән хушлаштык
Тагын бер якташыбыз белән хушлаштык
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас