Чишмэ
+15 °С
Дождь
Төрлесеннән
12 Августа 2022, 06:25

Кәгазь барлыкка килү турында

Бик борынгы заманнарда кешеләр агач кайрысына («тузга язмаган» әйтемен искә төшерегез), балавыз һәм балчык тактачыкларга, металл кисәкләренә язганнар. Соңрак кәгазьгә күчкәннәр.

Кәгазь барлыкка килү турындаКәгазь барлыкка килү турында
Кәгазь барлыкка килү турында

Папирус яки кәгазьне уйлап тапканчы «кәгазь» хезмәтен бик авыр балчык такталар үтәгән. Аларга таякчык белән сырлар уеп яза торган булганнар. Андый «кәгазь»дән эшләнгән китапларның авырлыгы йөзләрчә килограммга җиткән. Соңыннан папирус, ефәк һәм кәгазьгә яза башлаганнар. Аннары китап итеп теккәннәр.

Борынгы мисырлылар язу өчен саз үсемлеге – папирус кулланганнар. Папирустан киң озын тасмалар ясап, очлы таякны буяуга манып, шуңа язганнар, буяу кипкәч, тасмаларны төреп куйганнар. Папирус төргәкләрдән зур-зур китапханәләр туплаган алар. Ә Европа кешеләре язу өчен пергамен дигән әйбер уйлап тапканнар, аны бозау һәм сарык тиресен эшкәртеп ясаганнар. Татарлар элек каен тузына язганнар.

Кәгазь Кытайда уйлап табылган. Ул биредә XI гасырда барлыкка килгән. Аны ефәк корамалардан, иске чүпрәкләрдән, яраксызга әйләнгән балык тоту ятьмәләреннән, агач кайрысыннан ясаганнар. Шушыларның барысын да ваклаганнар һәм суга салып бутаганнар, ботка сыман нәрсә хасил булган. Аны юка гына итеп бамбуктан ясалган нечкә иләккә салганнар. Су агып төшә, иләктә юка гына кәгазь массасы – булачак кәгазь табагы барлыкка килә торган булган. Аны киптергәннәр һәм җилемләгәннәр. Кәгазь ясауның бүгенге көнгә кадәр саклап калган нигезе әнә шундый.

Кәгазь эшләүне зур сер итеп саклаганнар. 751 елда гарәпләр Талас янындагы сугышта чиннәрне һәм уйгырларны җиңеп, күп кенә кешеләрне әсир итеп алып киткән. Алар арасында кәгазь ясау осталары да булган. Шулар ярдәмендә гарәпләр кәгазь җитештерүне җайга салып җибәргән.

Рәсәйдә кәгазь эшләп, аны сатуга чыгару активлашу, пергаменга язудан арына баруга китергән. Кытайда беренче гасырда кәгазь ясау технологиясе уйлап чыгарылуга карамастан, Европада XII гасырда бу эшне тәртипкә салсалар, урысларда ул тагын да соңрак, XIV гасыр ахырында, XV гасыр башларында гына күренә. Асылда XVIII йөзгәчә «ефәк кәгазь» дип аталучы Урта Азия һәм 

Төркиядән кертелгән кәгазьләр файдаланылган. Ул кәгазьләрдә «су билгеләре» юклыгы җитештерелү датасын һәм урынын ачыклауда комачаулык итә. Кәгазь эшләү технологияләренең 1840 елларгача һәр төбәктә дә бер төрле булганлыгы кәгазьләреннән күренеп тора.

Татарларда тукыма җитештерү фабрикалары XVIII гасырда үсеш ала. Әмма чүпрәк калдыкларыннан кәгазь ясау очрамый. Шулай да бу эш белән алар да таныш булганнар дип фараз кылырга урын бар. Кытайда җитештерелгән ялтырап торучы тыгыз шома кәгазьгә каурый белән хәреф төшерү шактый авыр мәсьәлә, бу эштә камыш каләм дә кулай түгел. Моның өчен тимер каләмнәр ясарга кирәк. Язу эше өчен пергамен кулайрак булган. Дөрес, татарларда тире җитештерү шактый алга киткән. Юка тиреләрне дә Урта Азиядә «булгарый» дип атап йөрткәннәр һәм аларның Идел буйларыннан сәүдә юлы белән китерелүенә ишарә итәләр. Пергаменны бозау тиресен юкартып кырып, пемзаны файдаланып шомартып һәм агартып ясыйлар. Әмма кәгазьнең пергаменнан өстенлекләре дә шактый. Аны китап төзүдә файдалану китапның күләмен кечерәйтүгә, язуны вагайтуга мөмкинлек биргән. Авырлыгы ягыннан китап җиңеләйгән.

Китап басу машиналары барлыкка килгәч, кәгазь кылыгы башланган, инде чүпрәк, салам гына җитмәгән. Шуннан соң кешеләр кәгазьне агачтан ясап караганнар һәм бу ысулны уңай дип тапканнар. Менә шул заманнардан бирле кәгазьне агачтан ясыйлар. Хәзер кәгазь эшләп чыгару көннән-көн арта. Әмма планетада урманнар азая бара. Болай булса, бервакыт урманнар бөтенләй бетәргә мөмкин. Шуңа күрә галимнәр агачка алмаш эзлиләр. Кәгазьне пыяла һәм таштан, синтетик җепселләрдән, полимерлардан ясап карыйлар. Тотылган кәгазь – макулатура да яңадан кәгазь ясау өчен китә. Аннан бик яхшы сыйфатлы кәгазь килеп чыга.

Кәгазь барлыкка килү турында
Кәгазь барлыкка килү турында
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас