Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 август , 10:59

Күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма!

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, безнең илдә 800 мең «халык табибы», экстрасенс, маг, астролог эшли. Югары технологияләр заманында «Битва экстрасенсов» кебек тапшырулар халык арасында иң популярлардан санала.

Күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма!
Күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма!

Дәүләт думасы берничә ел элек экстрасенсларны бөтенләй тыймакчы да иде, әмма бу закон кабул ителми калды. Илдәге халыкның 20 проценты – 20 миллион өлкән кеше дигән сүз – гомерендә бер булса да күрәзәчеләргә барган! Бу «базарда» әйләнгән акчаларның гомуми күләме 200 миллиард сум тирәсе.

Шушы акчаларның кимендә 66 проценты «күрәзәче» дип атаган гап-гадәти мошенниклар кулына китеп бара. Гадәти мошенниклар «гадел экстрасенслар»дан нәрсәсе белән аерылып тора икән соң? Кешеләрнең аларга хәләл акчасын үзе теләп бирүе беләндер, мөгаен.

Гәзитләрдәге, телеканаллардагы «киләчәкне әйтәм», «яраттырам», «сөйгәнегезне кире кайтарам» дигән рекламаның да иге-чиге юк. Социаль челтәрләрдә дә күп алар. Кемнәр соң ул күрәзәчеләр? Кемнәр йөри аларга?

Бу тема белән кызыксынуга бер вакыйга сәбәпче булды. Бер хатын, ире ташлап киткәч, ярдәм сорап күрәзәчегә бара. Тегесе яшь хатынга булышырга сүз бирә. Кулында кечкенә сабые белән калган ана бала караган өчен алган пособие акчаларын «коткаручыга» бирә. Әмма ирен кайтарырга акчасы җитми. Күрәзәче кредитка суыткыч алып бирүен сорый. Хәзер ирсез дә, акчасыз да ул. Ярый әле декретта утырган анага кредит бирмәгәннәр. Бурычлы да булыр иде.

Ә менә дус кызымның киресенчә. Күрәзәче биргән киңәшләр ярдәмендә ирле булдым дип мактана. Тумыштан ук зәгыйфь булган Аннага мөрәҗәгать итә ул. Яше утызга җитсә дә, ялгыз булуына зарлана. Иптәшкә бала табарга теләге барлыгын әйтә. Күрәзәче исә аны сүгеп ташлый, ашыкмаска куша. Тиздән тиң ярын табып, гаилә корачагын, уртак балалары булачагын юрый. Бераз ярының чалымнарын да әйтеп бирә тагын. Күп тә узмый, Анна әйткәннәр чынга аша.

Бармы соң ул «чын күрәзәчеләр»? Ялганын ничек белергә дигән сорау туа.

http://muslumirc.ru/

 

 

Күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма!
Күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма!
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас в