Чишмэ
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 август 2022, 09:20

Сунарга бару жирәбә буенча билгеләнә

Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы төбәкнең һәркемгә керергә рөхсәт ителгән сунарчылык биләмәләрендә аю, поши һәм кыр кәҗәсен аулау өчен гаризалар кабул итә.

Сунарга бару жирәбә буенча билгеләнә
Сунарга бару жирәбә буенча билгеләнә

Бу җәнлекләрне аулауга кем хокуклы булуы жирәбә буенча билгеләнәчәк.

Жирәбәдә катнашуга гариза 2022 елның 5 августына кадәр кабул ителә. Документларны дистанцион рәвештә, махсус сайт аша (1 августтан башлап) бирергә кирәк. Аучыларга шул сайтта теркәлергә һәм үзләре турында мәгълүмат урнаштырырга кирәк. Шуннан соң гариза бирүче автомат рәвештә документның теркәү санын белә алачак, бу гариза кабул ителгән дигән сүз.

Җәнлекләрне аулауның түбәндәге квоталарын билгеләү ниятләнә: 14 район территориясендә 101 соры аю, 11 районда 36 поши, 14 районда бер яшькә кадәрге 36 поши, 17 районда 58 кыр кәҗәсе, 19 районда бер яшькә кадәрге 50 кыр кәҗәсе, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Сунарга бару жирәбә буенча билгеләнә
Сунарга бару жирәбә буенча билгеләнә
Автор:Урал Нуриманшин
Читайте нас: