Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 июль 2022, 15:55

Суд рәисе тәкъдим ителде

26 июльдә Чишмә районы судының яңа рәисен тәкъдим итү булды.

Суд рәисе тәкъдим ителде
Суд рәисе тәкъдим ителде

Анда хакимият органнары, бүлекләр, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, федераль һәм җәмәгать судьялары, Чишмә районы хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Әсәдуллин катнашты.

Рәсәй Федерациясе Президентының 2022 ел-ның 10 июнендәге «Федераль судлар судьяларын билгеләү турында»гы 364нче указы белән Җиһангирова Эльмира Дамир кызы 6 елга Башкортстан Республикасы Чишмә район суды рәисе итеп билгеләнде. Эльмира Дамир кызының гомуми юридик стажы 17 ел, судья вазифасында эшләү стажы 10 ел тәшкил итә. Мишкә районы судында төрле вазифаларда, 6 ел Башкортстан Республикасы суд департаменты идарәлегендә эшләгән, 2012 елда Мәчетле район суды рәисе итеп билгеләнгән, 2015 елда төбәк судларын эреләткәннән соң Белокатай районара суды судьясы булган, алтынчы квалификациягә ия.

Бүгенге көндә Чишмә районы судында 26 кеше: суд рәисе һәм дүрт судья, 15 дәүләт хезмәткәре, 6 техник персонал хезмәт куя.

Судның яңа рәисен Башкортстанның Югары Суды рәисе вазифаларын башкаручы Иван Сергеевич Семенов тәкъдим итте. Үз чыгышында ул Чишмә районында югары квалификацияле белгечләр, үз һөнәрләренә тугры калган, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауга, гадел хөкем дәрәҗәсен һәм суд системасының абруен күтәрүгә көчләрен һәм белемнәрен салган тәҗрибәле кешеләр эшләвен билгеләп үтте. Эльмира Дамир кызын чираттагы җаваплы вазифага билгеләнүе белән котлады һәм район суды эшен оештыруда уңышлар һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләде.

Чишмә районы башлыгы урынбасары Илдар Әсәдуллин хакимият вәкиленең беренче тапкыр судның яңа рәисен тәкъдим итүдә катнашуын билгеләп үтте.

– Без уртак эш башкарабыз. Район хакимияте судка һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәк, – дип ышандырды Илдар Фәүзи улы.

Суд рәисе тәкъдим ителде
Суд рәисе тәкъдим ителде
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: