Чишмэ
+9 °С
Облачно
Төрлесеннән
5 Июля 2022, 09:03

Лимонда ничә вольт?

Сез «яшел энергетика»ның нәрсә аңлатуын беләсезме? Хикмәт шунда – яшелчә һәм җиләк-җимешләрне батарейкалар итеп файдаланып, алар ярдәмендә лампочка кабызырга мөмкин икән.

Лимонда ничә вольт?Лимонда ничә вольт?
Лимонда ничә вольт?

Моның өчен беренче чиратта кайсы җиләк-җимештә энергиянең күбрәк булуын белергә кирәк.

Алмада – 0.55 вольт.

Лимонда – 1 вольт.

Помидорда – 0.60 вольт.

Апельсинда – 0.65 вольт.

Бәрәңгедә – 0.85 вольт.

Бананда – 0.40 вольт.

Инде хәзер бу түләүсез энергиядән файдаланырга өйрәник. Лимонны юып, коры чүпрәк белән яхшылап сөртәбез. 0,2–0,5 мм калынлыкта һәм 10 см озынлыкта ике кисәк бакыр үткәргеч әзерлибез. Безгә әле тимер канцелярия «скрепка»сы һәм кесә фонареның лампочкасы да кирәк булачак.

Үткәргечләрнең ике башын да 2–3 см озынлыкта чистартабыз. Лимонга скрепка урнаштырып, аңа үткәргечләрнең бер башын чорныйбыз. Икенче үткәргечнең башын лимонга 1 см чамасы тыгабыз. Моның өчен башта лимонга энә белән тишек ясарга кирәк булачак. Үткәргечләрнең буш калган ике башын лампочкаларның контактларына тоташтырабыз.

Лампочка кабыначак!

Ут көчле булмаса, тагын берничә лимон кушып, көчәйтергә мөмкин.

http://chelny-rt.ru/

Лимонда ничә вольт?
Лимонда ничә вольт?
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас