Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 июнь 2022, 13:14

Балалар ял итәчәк

6 июньдә «Чишмә» спорт-савыктыру комплексында «Көчлеләр спортны сайлый» дип аталган көндезге лагерьны ачу тантанасы үтте.

Балалар ял итәчәк
Балалар ял итәчәк

6 июньдә «Чишмә» спорт-савыктыру комплексында «Көчлеләр спортны сайлый» дип аталган көндезге лагерьны ачу тантанасы үтте.

Чара барышында лагерьдагы барлык отрядлар бию номерлары белән чыгыш ясадылар.

– Бу район буенча иң зур лагерьларның берсе, ул 6 отрядтан тора, анда 130 бала йөри. Смена 21 көн дәвам итәчәк, ягъни лагерь 25 июньгә кадәр эшли. Көн зарядкадан башлана, аннан соң балалар иртәнге ашка бара. Алар поселокның 1нче мәктәбендә көн дәвамында ике тапкыр тукланалар. Балалар ялы программасына төрле мәдәни чаралар һәм спорт белән шөгыльләнү керә. Балалар көн саен бассейнга йөриләр, спортның барлык төрләре белән танышалар, саф һавадагы уеннарда актив катнашалар.

Ярышлар, күңелле стартлар, флешмоблар үткәрү, моннан тыш, Уфага батутта сикерергә, атта йөрергә, музейга экскурсиягә һәм башка күңел ачу чараларына бару планлаштырыла, – дип сөйләде балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Елена Рычкова.

Лагерьда шулай ук ел саен «Йөзәргә өйрән» республика акциясе дә үтә, аның барышында тренер балаларны йөзәргә өйрәтә.

Районда гомуми белем бирү учреждениеләре карамагында 17 көндезге лагерь эшли башлады, аларга бер меңгә якын бала йөри.

Балалар ял итәчәк
Балалар ял итәчәк
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: