Чишмэ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 Май 2022, 17:32

Коръәнне ертучыларга җәза

1999нчы елның 7нче ноябрендә Төркиядә коточкыч җир тетрәү була.

Коръәнне ертучыларга җәза
Коръәнне ертучыларга җәза

Төркия хөкүмәте яшереп калырга каравына теләмәстән, җир тетрәүдә булган гаҗәп хәлләр турында гәзитләрдә басылып чыккан. Чөнки халык бозыклыкның чигенә чыгып җитмәсә Аллаһы Тәгалә һичбер вакытта да афәт җибәрми. «Шәйхан» дигән Иран гәзите хәбәр итүенчә, Төркиянең хәрби базасында ярым шәрә кызларны биетеп бәйрәм үткәрәләр. Бәйрәмдә 3 мең хәрби катнаша, шулай ук Израиль һәм АКШтан да кунак итеп югары офицерлар чакырылган була.

Бәйрәм кызуына җиткәч, төрек генералы мөселман булган өлкән лейтенантка Коръән тоттырып укыта һәм ул Аллаһының: «Дөреслектә без сезгә Коръән иңдердек һәм аны һәрчак саклыйбыз», дигән аятләрен укыгачтын («Хиҗр» сүрәсе, 9нчы аять) изге китапны тартып алып биеп йөргән кызларның аяк астына ерткалап ыргыта башлый: «Кайда син Коръәнне һәрчак саклыйбыз дигән зат?» – дип кат-кат кычкыра.

Мөселман булган өлкән лейтенант хәрби базаны ташлап чыгып китә. Күпмедер ераклыкка киткәч, базада күз явын алырлык яктылык күренә һәм бераздан көчле шартлау тавышы яңгырый. Бөтен диңгезне тетрәтә һәм утрауны су каплый. Шуннан 9 баллы җир тетрәү башлана. Хәрби база бәйрәмдә катнашучылар белән бергә җир йөзеннән юк ителә. Төркия, АКШ һәм Израильнең эзләүчеләре бер үле гәүдә дә таба алмыйлар. Якында булган Измит шәһәре дә нигезенә кадәр җимерелеп, фәкать мәчет белән мәдрәсә генә җимерелмичә кала. Аның фотосы күп кенә мөселман илләре гәзитләрендә басылган.

Дөнья күләмендә рәсми рәвештә исбат ителгән могҗизалар да нәкъ Төркиядә була. Алар НЛО (оча торган тәлинкә) белән бәйләнгән.

«Комсомольская правда» гәзитенең 1988нче елгы санында язылганча, Төркия тауларында Бөекбританиянең тулы бер корпусы шулай юк булган. Моны күрүчеләр хәбәр итүенчә: «Ниндидер бер объект очып килеп, тау юлына сузылып хәрәкәт итүче корпусларны кораллары белән алып киткән». Бөекбритания хөкүмәте төрле эзләүләр алып барса да, коралларын да, эзләрен дә таба алмаганнар. Ә инде Стамбулга килгән хәрби кораблары Бермуд өчпочмагына эләккән кебек, сәбәпсезгә суга батып югала башлагач, Төркиягә каршы булган сугышны туктатырга мәҗбүр булганнар.

Чыганак: https://nur.tatar

Коръәнне ертучыларга җәза
Коръәнне ертучыларга җәза
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: