Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 апрель 2022, 16:08

Бал кортлары төсләрне аерамы?

Бал кортлары төсләрне бик тә тиз таныйлар.

Бал кортлары төсләрне аерамы?
Бал кортлары төсләрне аерамы?

Берничә умартагыз бар икән, аларны төрле төсләргә буярга киңәш итәләр. Кортлар, кагыйдә буларак, ак, зәңгәр, сары төсләрне ныграк аера һәм, умарталар шул төсләргә буялган булса, үз «йортын» бик тиз чамалап ала, адашып, күрше ояларга кереп йөрми. Умарталарны буяган чакта майлы буяулар куллану уңайлырак санала. 

Саннар сугып, язып чыксагыз да яхшы. Аеру күпкә җайлырак. Болай иткәндә, умартаны кышлау урыннарыннан чыгарганда, көзен исә кире керткәндә уңайлы. Һәр елны умарталарны элекке үз урыннарына урнаштырырга тырышу отышлырак. Бик сирәк очракларда гына, кирәк чакларда, урыннарны алыштырырга туры килә.

Гомумән, умартачылык эше бик мавыктыргыч. Гомер буе уку-эзләнүне таләп итә. Бал кортлары тормышы, эшчәнлеге, алдынгы тәҗрибә турындагы фәнни әдәбият, гәзит-журналларда басылган эчтәлекле материаллар, киңәшләр белән танышып бару зыян итми, ә киресенчә бик файдалы ул!

Тулырак: http://aktanysh-rt.ru. Фото https://pixabay.com/ru сайтыннан

Бал кортлары төсләрне аерамы?
Бал кортлары төсләрне аерамы?
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: