Чишмэ
+1 °С
Ясно
Төрлесеннән
10 Апреля 2022, 13:19

Песисез дөнья күңелсез...

Кем генә яратмый икән песиләрне?! Йомшак кына сырпаланып, мыраулап йөргән шул дүрт тәпиле җәнлектән башка тормышны күз алдына да китерү кыен.

Добавить в предпочтительные источники Google
Песисез дөнья күңелсез...Песисез дөнья күңелсез...
Песисез дөнья күңелсез...

Кәефсез чакта песиеңнең яныңа килеп, койрыгын болгап, сыр-палануы була, бөтен борчулар онытыла. Әйтерсең, дөньяны ямьләү өчен шул песинең булуы да җитә. Песисез дөнья күңелсез...

Песиләр турында хәтта аерым фән дә бар – фелинология ул. Әлеге фән песиләрнең бик тә акыллы һәм файдалы хайван булуын ассызыклый.

Беркемгә дә сер түгел, песиләр гасырлар буена иң киң таралган йорт хайваннары булган. Җир шарының 80% халкы йортларында берәр төрле хайван тота. Беренче урында – песиләр, икенче урында исә этләр. «Эстетик ләззәт» бирүләреннән кала песиләр күсе-тычканнарны тотып та, кайбер чирләрне дәвалау үзлекләренә ия булулары белән дә кешеләргә зур файда китерә. Америка табиблары йортында песи тотучы кешеләрдә йөрәк авырулары, инфаркт һәм инсульт 40%ка азрак килеп чыга дигән фикерне алга сөрә. Хәтта «песиле терапия» да уйлап табылган. Аның ярдәмендә берничә төрле чирне дәваларга тәкъдим итәләр.

Тулырак: http://yalkyn.ru

Песисез дөнья күңелсез...
Песисез дөнья күңелсез...
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас