Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 апрель 2022, 09:46

Сыйфатлы азык-төлеккә ихтыяҗ зур

9 һәм 30 апрельдә Чишмәдә язгы ярминкәләр узачак. Бу көннәрдә район хакимияте каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак.

Таңсылу Хәсәнова (фотода сулда) каенанасы Гөлсылу Хәсәнова белән бер ярминкәне дә калдырмыйлар
Таңсылу Хәсәнова (фотода сулда) каенанасы Гөлсылу Хәсәнова белән бер ярминкәне дә калдырмыйлар

Шимбә, 26 мартта үткән ярминкәдә кырыкка якын сәүдә ноктасы булды. Болар – фермер хуҗалыклар, малтабарлар, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, сәүдә предприятиеләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар. Гомумән алганда, ярминкәдә ундүрт авыл биләмәсе катнашты.

Сәүдә мәйданчыгында районда җитештерелгән терлекчелек, умартачылык һәм сөт продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде. Арпа белән бодайны ярминкә башлану белән алып бетерделәр, кайбер чишмәлеләр өлгерми дә калды.

Киләсе ярминкәдә сату өчен ашлык җитәрлек булыр дип ышанасы килә.

Бу юлы чикләвек һәм җиләк-җимеш саткан урында халык күп иде. «Тиздән Рамазан ае башлана, биредә җаның теләгәнен – күрәгәсен, караҗимешен, чикләвекләрен сайлап сатып алырга була», – диделәр чиратта торучылар.

Һәрҗирдә хаклар артуга карамастан, ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең кискен үзгәрүе сизелмәде. Фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар ит һәм сөт продукциясеннән тыш, барысы да кыйммәтләнде, дип зарланып та ала. Әлеге вакытта мал асрау җиңел түгел, ягулык-майлау материаллары һәм терлек азыгы кыйбат.

«Хуҗалыкта эреле-ваклы маллар, шулай ук кош-корт асрасаң, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерсәң файдасы бар. Кайвакыт сыер итенә ихтыяҗ арта, кайчагында кош-кортка заказлар күп», – ди Чукраклы авылыннан килгән Хәсәновлар.

Чишмәдә Таңсылу һәм Илнур Хәсәновларны күпләр танып белә. Район үзәгендә яшәүчеләр алардан еш кына сөт, каймак һәм эремчек алалар, аларның сөт продукциясен гадәти көннәрдә «АРТ» сәүдә үзәге янындагы базардан да сатып алырга мөмкин. Хәсәновларның продукциясе һәрвакыт тәмле була. Алар 26 мартта үткән ярминкәгә дә килгәннәр иде, килограммын 450 сумнан сарык ите саттылар.

Бәяләр турында сүз чыккач, ярминкәдәге хакларны да әйтеп үтик. Сыер итенең бер килограммы кимендә 380 сумнан, ат ите – 400 сумнан, тавык ите 300 сумнан сатылды.

Кемдер «безнең заманда ярминкә үткәрергә кирәкме соң?» дияр. Әйе, кирәк, чөнки кулай бәягә сыйфатлы азык-төлек сатып алу мөмкинлеге бар.

Сыйфатлы азык-төлеккә ихтыяҗ зур
Сыйфатлы азык-төлеккә ихтыяҗ зур
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: