Чишмэ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 март 2022, 15:11

Эт кенә, димә

Күренекле кешеләр этләр турында менә нәрсәләр әйткән.

Эт кенә, димә
Эт кенә, димә

Мине яратсаң, этемне дә ярат. Эт белән кеше арасындагы элемтә аларның берсе үлгәч кенә өзелә (Э. Сетон-Томпсон).

Этләр шулкадәр тугры, кешеләр шундый дәрәҗәдә ярата алулары турында шик туа (Илья Ильф).

Яхшы кеше хәтта эт алдында да ояла (Антон Чехов).

Эт – тугрылыгы хакында шик булмаган бердәнбер хайван (Ж. Бюффон).

Әгәр сез урам этен алып кереп, яхшылап ашатсагыз, ул сезне беркайчан да тешләмәс. Кеше белән этнең аермасы шуннан гыйбарәт (Марк Твен). 

Этләр мине беркайчан да тешләмәде. Кешеләр генә... (Мэрилин Монро).

Эт – шундый җан иясе, сине үзеннән артыграк ярата (Джеш Биллингс).

Кешедә булган барлык яхшы сыйфатларны эт үзенә җыйган (Этьен Шарле).

Әгәр сез этнең саный белүенә шикләнсәгез, кесәгездәге өч печеньеның икесен генә биреп карагыз... (У. П. Лемптон).

Эткә сөяк ыргыту – чын мәрхәмәтлелек түгел, ә чын мәрхәмәтлелек – этегез белән үзегез ач булганда, яныгыздагы итле сөяк белән бүлешү (Джек Лондон).

Этләргә карата мөнәсәбәтеннән ул кешенең нинди икәнен әйтә алам (А. Боссе).

Этләрне бетләр генә тешли, акылсыз кешене этләр дә, бетләр дә, вөҗданы да тешли (Р. Подлевский).

Этләрнең бер кимчелеге бар: алар кешеләргә ышана (Элиан Дж. Финберт).

 

 

Эт кенә, димә
Эт кенә, димә
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: