Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 февраль 2022, 16:38

Австралиядә иҗат итүче татар кызы

Зөлфия Нәҗип кызы Камалова – җырчы. Австралиядә яшәп иҗат итә. «World music» стилендәге музыка конкурслары лауреаты. Австралиянең «Ел җырчысы-2001». Татарстанның атказанган артисты.

Австралиядә иҗат итүче татар кызы
Австралиядә иҗат итүче татар кызы

Ул 1969 елның 8 августында Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә татар гаиләсендә туган.

Урта мәктәпне, Пермь университетының чит телләр факультетын тәмамлаган.

1991 елда студентлар алмашу программасы буенча Калифорниягә (АКШ) китә, Австралия егетенә кияүгә чыга, Тасмания утравында Хобарт шәһәрендә яши башлый.

Австралиядә үз музыка төркемен – «Zulya and The Children of the Underground» булдыра. Башкару стиле катлаулы: татар мотивлары, джаз элементлары, француз шансоны, популяр музыка, фолк, этностиль катнашкан. Һәрвакыт тере тавышка җырлыйлар.

1997 елда Австралиядә беренче альбомын яздыра. Анда рус, чегән, француз, португал, испан, инглиз телләрендә башкарылган җырлары кергән.

2007 елда «3 Nights» альбомы дөнья күрә. Анда татар, рус, инглиз телләрендә башкарылган җырлары тупланган. Әлеге альбом Австралия тавыш яздыру сәнәгате берлеге премиясенә (Австралия «Грэмми»е) лаек була. Австралияле башкаручылардан беренче буларак, З. Камалова җырларыннан торган җыелма Аурупа музыка чартларының беренче унлыгында 16 атна буе саклана.

Ул Австралиядә яшәп татар телендә җырлар иҗат итә, татар теле сагында тора.

– Австралиядән Сарапулга елга бер генә кайта. Бик сагына. «Сагыну» җырын да шулай туганнарын, илен сагынганда иҗат иткәндер, – ди Нәҗип абый кызы турында.

«Шәһәр җирендә яшәп, кызларыгызны ничек шулай татар-ча сөйләшергә өйрәтә алдыгыз?» – дигән сорауга ул болай дип җавап бирә:

«Минем хатын декрет ялыннан соң эшкә иртә чыкты. Олы кызны балалар бакчасына бик иртә бирдек. Өйдә татарча теле ачылган бала ике-өч айда татарчаны онытып урысча такылдый башламасынмы?! Авылдан әниемнең безгә яшәргә килүе бу бәладән чыгарга бик ярдәм итте. Ул урыс телен бөтенләй белми иде. Балалар теләсәләр, теләмәсәләр дә татарча сөйләшергә мәҗбүр булдылар. Хәзер исә татарча сөйләшә белүләренә сөенеп бетә алмыйлар. Менә шулай итеп, кечкенәдән әнием белән татарча сөйләшеп, аның мөнәҗәтләрен тыңлап, җырларын өйрәнеп үсте алар. Зөлфиянең Австралиядә яшәп иҗат иткән «Әбием» җыры да аңа багышланып язылган».

Чыганак: beznenmiras.ru

 

Австралиядә иҗат итүче татар кызы
Австралиядә иҗат итүче татар кызы
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: