Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 гыйнвар 2022, 13:27

Хуҗабикәләр игътибарына!

Бөтен яшелчә, җиләк-җимешне дә суыткычта сакларга ярамый.

Хуҗабикәләр игътибарына!
Хуҗабикәләр игътибарына!

Бүлмә температурасында саклана торганнары: авокадо, абрикос, банан, цитруслылар, сарымсак, киви, кавын, нектарин, суган, груша, персик, слива, ананас, бәрәңге.

 Суыткычка куелырга тиешлеләре: алма, җиләк, кәбестә, кишер, сельдерей, чия, кыяр, кукуруз, ташкабак, виноград, гөмбә, яшел тәмләткечләр.

Суган белән бәрәңгене янәшә сакларга ярамый, югыйсә суган тиз бозыла.

Бәрәңге үрмәсен өчен, аны алма янәшәсендә саклагыз.

Сыр киселгән урыныннан кипмәсен өчен, аның ул ягына атланмай сылагыз.

Бананның «аякларын» азык-төлек өчен кулланыла торган пленка белән төрсәгез, ул өч-дүрт көнгә озаграк сакланыр.

Помидорны целлофан пакетта сакламагыз, чөнки этилен помидорны тиз черетә.

Имбирны суыткычның катыру бүлегендә саклау яхшы.

Гөмбәне целлофан пакетта түгел, кәгазендә саклагыз.

 

Фото: ачык чыганаклардан

Хуҗабикәләр игътибарына!
Хуҗабикәләр игътибарына!
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: