Киезнең бер кисәген итек табанына «Момент» клей белән ябыштырыгыз. 1–2 атна курыкмыйча йөри аласыз.
Наждаклы кәгазь дә киез кебек үк клей ярдәмендә ябыштырыла. Аның файдасы 3–4 атнага җитәргә мөмкин, ул чыдамрак.
«Супер» клей белән чиста, коры итек табанына бизәкләр ясагыз һәм киптерегез. Мондый алым бозлавыкта 1–2 атна йөрергә булыша.
Лейкопластырь ярдәме 1–2 көнгә җитә. Лейкопластырьны 3–4 сантиметр озынлыгында кисеп алып, аяк киеме табанына берничә урынга ябыштырыгыз. Аның файдасы кышкы салкын көннәрдә генә сизелә, җепшектә тиз куба.
Әлеге ысуллар ярдәм итмәсә, аяк киеме ремонтлаучыга барып, итек үкчәсенә полиуретан набойка суктырсагыз, күпкә отышлырак булачак.