Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 гыйнвар 2022, 16:36

Атлар турында кызыклы фактлар

Ат 23 төрле халыкта изге хайван булып санала. Атларны күбесенчә алардан башка яшәп булмый торган илләрдә изгеләштерәләр. Мәсәлән, Төньяк Африкада һәм якын Көнчыгышта.

Атлар турында кызыклы фактлар
Атлар турында кызыклы фактлар

Әгәр тарихка күз салсак, кешенең ат белән дуслыгы безнең эрага кадәр 5000 ел элек башланган. Бу турыда тау куышларында ясап калдырылган борынгы рәсемнәр сөйли.

Җир шарында бу хайванны иң кыска сүз белән атап йөртүчеләр – төрки халык, без аны «ат» дибез.

Иң озыны – Көньяк индеецлар телендә – «Оквилаупаракламарукоаллунакланата».

Белгечләр моны ничек ачыклагандыр, анысы билгесез, әмма алар, атлар төсле төшләр күрә, дип раслый.

Ат сәгатенә 60 чакрым тизлек белән чаба һәм 2,5 метр биеклеккә сикерә ала.

Ат күз, борын, ирен, ияк, колак тирәсендә урнашкан озын төкләре (антенналары) ярдәмендә сизә.

Ат якыннан яхшы күрә: хәтта кешенең ым, ишарәсен тоя ала. Әмма ерактан күреме начар. Ат алда, артта, уңда,  сулда, аста, өстә нәрсә барын тигез дәрәҗәдә яхшы күрә.

Ат иң курыккан җан иясе – бал корты. Әгәр  берьюлы  дистәләп корт һөҗүм итсә, ул үләргә мөмкин.

Ат басып йоклый.

Атларның алларына бер чиләк кофе белән бер чиләк какао китереп куйсаң, биш атның дүртесе кофега өстенлек бирәчәк.

Атлар үзләренең сурәтен танырга сәләтле. Рәсемдә үз туганын күргән очракта, атлар сурәт янына килеп, тыныч кына пошкырып, яисә иснәп, шул рәвешле «исәнләшеп» китәргә дә мөмкиннәр икән.

Атлар турында кызыклы фактлар
Атлар турында кызыклы фактлар
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: