Чишмэ
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 гыйнвар 2022, 16:28

Исем кушу – әти-әниләр бурычы

Балаларына динебез рөхсәт иткән, матур мәгънәле исем кушу – әти-әниләрнең бурычы!

Исем кушу – әти-әниләр бурычы
Исем кушу – әти-әниләр бурычы

Рәсүлебез: «Кыямәт көнне сезне әтиләрегез исеме һәм үз исемегез белән чакырачаклар. Шуның өчен балаларыгызга матур (мәгънәсе ягыннан яхшы булган) исемнәр бирегез», –  дип әйткән.

Балага нинди исемнәр кушарга ярамый?

Балаларыбызны Аллаһы исемнәре белән атарга ярамый.

Мәсәлән, Аллаһының күркәм исеме – Рахман (Рәхимле) белән атарга түгел, ә Габдрахман дип атарга кирәк, ягъни «гәбд» кушымчасын өстәргә. Гәбд – кол дигәнне аңлата. Габдрахман – Рахманның колы дигәнне белдерә.

Шулай ук пот (идол) исемнәре белән атау ярамый.

Мәсәлән, Рәсүлебез вакытында Сәнам (хатын-кыз матурлыгын гәүдәләндергән пот) исеме киң таралган була. Пәйгамбәребез ул исемне тыя һәм кешеләр аны икенчегә үзгәртә.

Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе исемле сәхабәне әти-әнисе Гәбдешшәмс, ягъни «Кояш колы» дип атаган була. Расүлебез, кеше Кояш, Ай исемнәре белән атала алмый, дип аны Габдрахманга алыштыра.

Әгәр исемнең яңгырашы матур булып та, мәгънәсе ямьсез, сәер булса, андый исемнәрне кушмау хәерле.

Чит телдән алынган исемнәрнең тәрҗемәләрен белми торып исем кушу яки төрле хәрефләр җыелмасы гына булган «исемнәр» кушу да дөрес булмас.

Исем кушу – әти-әниләр бурычы
Исем кушу – әти-әниләр бурычы
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: