Чишмэ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 гыйнвар 2022, 18:47

Этикет кагыйдәләре

Әгәр дә сезне кунакка чакырганнар икән, табын артында утырганда сәясәт, дин, сәламәтлек һәм акча турында сөйләшмәгез.

Этикет кагыйдәләре
Этикет кагыйдәләре

«Күлмәгең матур! Ничә сум тора?» дип сорый калсалар, бәясен әйтмәгез, елмаеп, бүләк иттеләр диегез.

12 яшьтән һәр кешегә «сез» дип мөрәҗәгать итәргә кирәк. Машина йөртүчегә дә, официантка да «син» дияргә ярамый. Эш урынында, якын танышыгыз булса да, кеше янында сез дип сөйләшегез.

Халат белән пижаманы өйдә иртән яки кич белән юынып чыккач йокларга әзерләнгәндә генә кияләр. Өйдә, гадәттә, футболка, күлмәк, чалбар, итәк кияләр.

Бала икенче бүлмәдә яши башлагач, аның бүлмә ишеген шакып керә торган булыгыз.

Целлофан һәм бутикларда бирелгән кәгазь пакетларны кибеттән кайтканда гына тота аласыз, аларны сумка урынына тотып йөрү – саранлык билгесе.

Этикет кагыйдәләре
Этикет кагыйдәләре
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: