Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 гыйнвар 2022, 18:36

Нинди чәй файдалырак?

Безнең халык чәйне бик яратып эчә. Ә менә яшел чәй файдалымы, әллә инде карасымы?Безнең татар халкы кара чәйне өстенрәк күрә, әмма яшел чәйнең сихәте зуррак, файдалы матдәләре күбрәк.

Нинди чәй файдалырак?
Нинди чәй файдалырак?

Ул зарарлы бактерияләрне үтерә, эч киткәндә аны уңышлы кулланалар.
Ике-өч көн торган яшел чәй төнәтмәсе эчәктәге черү процессларына юл куймый, эчәкләр ялкынсынуын бетерә.
Сөяк җилегендә кан ясалу процессына, бавырда канның оюын тизләтә торган аксым эшләнүенә, кан басымы югары булганда, буыннар сызлаганда, бөерләрнең кайбер дәвамлы авыруларын дәвалаганда аның шифасы тия.
Яшел чәй йөрәк мускулларына көч өсти, үт куыгын чистартырга ярдәм итә.
Яшел чәй эчкән кешеләр радиоактив нурланыш нәтиҗәләрен җиңелрәк кичерә.
Кытайдагы озын гомерлеләр аны сөт салып эчәргә яраталар. Авыруларны кисәтү өчен көненә 1 балкашык салып пешергән яшел чәй эчү бик җитә.
Сәламәт булыгыз, дуслар!

Фото: https://pixabay

«Кызыл таң» сайтыннан алынды, Зөһрә Исламова

Нинди чәй файдалырак?
Нинди чәй файдалырак?
Автор:
Читайте нас: