Чишмэ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 гыйнвар 2022, 17:34

Йомырка хәләл яки хәрәм була аламы?

«Кибеттә хәләл дип язылган йомырка сатыла. Анысы тагын кем уйлап чыгарган нәрсә?! Ничек инде йомырка хәләл яки хәрәм булсын, ди?! Кем хаклы бу очракта?» дигәнне ишеткән бар. Бу мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәктер шул.

Йомырка хәләл яки хәрәм була аламы?
Йомырка хәләл яки хәрәм була аламы?

Йомыркаларны хәләлгә һәм хәрәмга аеруның бер хикмәте бар.

Йомыркаларны сатуга чыгарыр алдыннан, җитештерә торган оешма һәр йомырканы сканер аша үткәрә. Һәм эчендә оешкан кан бармы/юкмы икәнлекле билгели. Гадәттә, йомырканы ваткач сезнең дә, безнең дә күргән бар ул оешкан кызыл кан кисәген.

Менә шул оешкан кан булмаган йомыркаларга хәләл тамгасы сугалар да инде. Ә эчендә кан булган йомырка  гадәти савытлар белән фасовкага бара.

Ул авыл йомыркасында да була. Шуңа да, авыл йомыркасы булсынмы ул, сатып алынган гадәти йомырка булсынмы, йомырка эченнән оешкан кан чыкса, аны алып ташлыйбыз.

Моннан тыш хәләл тамгасы булган йомыркаларның тышы нәҗестән чиста һәм пакь була. Бу да бер шарт.

Гомумән, ашарга пешергәндә, йомырканы юып алу гадәткә кертелгән булса, яхшы. Чөнки йомырканы ватканда, кабыгындагы пычрак, нәҗес эченә үтеп керергә һәм ризыкны шикле итәргә мөмкин.

Нәтиҗә:

Нинди генә йомырка пешерсәк тә, аны юып салабыз (тышындагы нәҗесе төшмәсен өчен).

Йомырканы ваткач, кызыл кан оешмасын (мәсәлән, чәнечке йә пычак белән) алып атабыз.

Йомырка хәләл яки хәрәм була аламы?
Йомырка хәләл яки хәрәм була аламы?
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: