Чишмэ
+16 °С
Облачно
Төрлесеннән
1 Января 2022, 13:37

Яңа ел тарихы турында

Яңа ел – яратып һәм көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм турында без күп беләбезме соң?

Яңа ел тарихы турындаЯңа ел тарихы турында
Яңа ел тарихы турында

Хәзерге вакытта күпчелек илләрдә Яңа елны 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә каршылыйлар. XV гасырга кадәр Pәсәйдә Яңа ел 1 мартта башланган (Юлиан календаре). Аннан соң ул 1 сентябрьдә билгеләнгән.

1700 елда Петр I әмере буенча 1 гыйнвар көнне билгели башлыйлар.

1917 елгы революциядән соң Яңа елны һәм Раштуаны бәйрәм итү туктатыла.

1935 елда исә, балалар бәйрәме буларак, кире кайтарыла.

1937 елның гыйнвар башында Мәскәүнең Колонналы залында беренче тапкыр чыршы ут­лары кабызыла. Аннан соңгы елларда ил буйлап меңнәрчә чыр­шылар бизәлә.

1947нче елның 23 декабрендә СССР Югары Советы президиумы указы белән 1 гыйнвар бәйрәм һәм ял көне дип игълан ителә.

Ил лидерының Яңа ел котлавы 1970 елда барлыкка килә. Беренче елда бу тәбрикләү бәйрәм котлавына бер дә ошамаган була. КПСС Үзәк Комитеты генераль секретаре Леонид Брежнев үз чыгышында озаклап бишьеллык нәтиҗәләре, комму-низм төзү һәм дәүләт мәсьәләләре хакында сөйли. Киләсе елдагы котлау инде күпкә кыскарак була.

Ә ел башындагы рәсми ял көннәре 2005 елдан кертелә.

Башка илләрдә Яңа елны ничек каршылыйлар соң?

Австралиядә Яңа елда шулкадәр эссе, хәтта Кыш бабай белән Карсылу Яңа ел бүләкләрен су коену костюмнарында таратып йөриләр.

Кытайда Яңа ел бәйрәме ракеталар һәм шартлаткычлар авазыннан гөрләп тора. Элегрәк биредә шартлаткыч ролен бамбук кәүсәләре үтәгән.

Индонезиягә Яңа ел октябрьдә килә. Бөтен халык Яңа ел костюмнары киеп, бер-берсеннән ел буена җыелган үпкәләр өчен ярлыкау сорап йөриләр.

Италиядә бу көнне иске әйберләрне тәрәзәдән ыргыту гадәте бар, ә балаларга дигән бүләкләрне оекларга салалар.

Германиядә бу – балык ризыкларына бай табынлы, перәннекле һәм Санта-Клауслы күңелле бәйрәм.

Швейцариядә бу көнне камин янында кызыклы хәлләр сөйлиләр, өйдә пешергән печеньелар белән алмашалар. Урамда күпләп Яңа ел Клауслары йөри.

Яңа ел тарихы турында
Яңа ел тарихы турында
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас