Чишмэ
+13 °С
Облачно
Төрлесеннән
22 Ноября 2021, 12:35

Җиргә бәйле бәхәсләр турында

Гөлнара Якупова,Росреестрның БР буенча идарәлегенең Благовар һәм Чишмә районнарындагы муниципальара бүлеге начальнигы Җир участогына ия булу – җиңел эш түгел.

Җиргә бәйле бәхәсләр турындаҖиргә бәйле бәхәсләр турында
Җиргә бәйле бәхәсләр турында

Җир участоклары хуҗаларының нәфрәтле күршеләре белән бертуктаусыз низаглашу һәм бәхәсләшү очраклары да була. Уртак фикергә килергә теләмәү сәбәпле, килеп туган мәсьәләне судсыз гына хәл итеп булмый, ә җир бәхәсләре буенча суд – озакка сузылган, катлаулы һәм кыйммәткә төшә торган гамәл. Шуңа күрә, үзара килешү мөмкинлеге булса, судсыз гына хәл итәргә кирәк.

Җиргә кагылышлы бәхәсләр арасында җир участоклары чикләрен билгеләү турындагы эш төп урынны алып тора. Беренче чиратта, җир участоклары хуҗаларын кисәтәсе килә, әгәр межалау нәтиҗәләре буенча чикләрнең урнашу координатлары һәм Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) координатлар турындагы мәгълүматлар арасында аерма булса, бәхәскә керүдән тыелып торыгыз. Бу реестр хатасы дип атала.

Шуны да исәпкә алырга кирәк, җир участокларының күп өлеше элек исәпкә алынган дип санала. 2008 елның 1 мартына кадәр кадастр исәбенә куелган бу участокларны исәпкә алыр алдыннан межалау эшләре үткәрелмәгән.

Мондый җир участокларының координатлары турында белешмәләр инвентарьлаштыру нәтиҗәләре буенча ЕГРНга кертелгән, шул ук вакытта төрле сәбәпләр аркасында төгәлсезлекләргә юл куелган, шул исәптән инвентарьлаштыру үткәргән вакытта (1999–2002 елларда) кайбер күрше участоклар арасында еш кына коймалар да булмаган, ә ызан буенча сукмак кына салынган. Урам як һәм андагы барлык җир участоклары теге яки бу якка күчкән булырга ихтимал.

Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында җир участоклары чикләре турындагы мәгълүматларны төзәтү, аларны факттагы чикләргә туры китерү өчен кадастр эшләре башкарырга һәм межалау планын эшләргә кирәк. Кадастр инженер хатаның үзенчәлеге турында нәтиҗә ясаячак һәм чиктәш җир участоклары хуҗалары белән чикләр буенча үзара килешү турында акт әзерләячәк.

Шул ук вакытта судка мөрәҗәгать итү зарурлыгы барлыкка килергә мөмкин, чөнки җир участогын межалау нәтиҗәсендә чит кеше җиренә керү ачыклана, межалау үткәргәннән соң җир участогы мәйданының хокук билгеләүче документларда күрсәтелгән мәгълүматларга туры килмәве ачыклана, шуңа ярашлы бу өченче затларның хокукларына һәм мәнфәгатьләренә кагыла, һәм судтан башка булмый. Суд экспертиза билгели, ә бу кыйммәткә төшүче процедура. Җир төзелешенә экспертиза үткәрү бәхәсле җир участоклары чикләренең дөрес урнашуына документаль дәлилләр булмаган очракта да мотлак булып тора, чөнки җирдән фактик файдалану гына чикләрне билгеләү өчен җитәрлек дәлил була алмый.

Хокук билгеләүче һәм башка документларны, шулай ук ике якның фикерен исәпкә алып, җир участоклары мәйданын үлчәгәннән соң эксперт участоклар арасында җир чигенең ничек үтәчәге турында вариантлар әзерли.

Суд җир участогы чикләрен билгеләү турындагы бәхәсне, ике якның мәнфәгатьләрен тикшереп, хокук билгели торган документларга таянып, кадастр хата ихтималлыгын билгели, бәхәсле җир участогының максатка ярашлы кулланылышын исәпкә ала. Суд җир чикләрен билгеләү турындагы бәхәсләрне җир участоклары урнашкан урынга барып хәл итә.

Җир буенча бәхәсләргә юл куйганчы, күршеләр белән Росреестрга мөрәҗәгать итәргә һәм чикләрне бозу сәбәбен ачыкларга кирәк. Шулай ук Росреестрда ЕГРНда җир участоклары чикләре координатлары һәм чикләр турындагы белешмәләрнең туры килмәвен нинди ысул белән бетерү кирәклеген дә аңлатачаклар.

Тагын бер кат исегезгә төшереп үтәсе килә, суд буенда йөрү – кыйммәткә төшүче һәм озакка сузылган эш, үзара килешеп һәм белгечләр белән киңәшләшеп хәл итүең хәерлерәк булыр.

Җиргә бәйле бәхәсләр турында
Җиргә бәйле бәхәсләр турында
Автор:Николай Покотило
Читайте нас