Чишмэ
+22 °С
Облачно
Төрлесеннән
30 Сентября 2021, 10:35

Чишмәдә акция үтте

20–24 сентябрьдә Чишмә районында балалар катнашлыгында аварияләрне киметү проблемасына багышланган Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы булды.

Чишмәдә акция үттеЧишмәдә акция үтте
Чишмәдә акция үтте

Әлфия Вәлиева, Чишмә районы буенча ЮХИДИ инспекторы

Мондый тематик чаралар, барыннан да элек, фаҗигале хәлләрне кисәтүгә һәм юлларда балаларның иминлеген саклауга юнәлдерелә.

Мәсәлән, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәктәпләр һәм балалар бакчалары педагоглары белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча дәресләр үткәрделәр.

Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы барышында Чишмә поселогының Киров урамында «Юлда ялтырап тор» акциясе узды. Анда ЮХИДИ һәм район хакимияте карамагындагы яшьләр бүлекләре белән берлектә 1нче мәктәпнең 2Д сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Эльвира Илалова һәм директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Алия Галиева катнашты. Әйткәндәй, чарага балаларның әти-әниләре дә килде.

Акциянең төп максаты – җәяүлеләрне яктылык кайтаргыч элементлар куллану кирәклеге турында искәртү. Алар юлларда имин йөрергә һәм гомерләрне саклап калырга ярдәм итә.

Юлларда саграк булыгыз! Үзегезне саклагыз!

Безнең белешмә

2021 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча республикада балигъ булмаганнар катнашлыгында юл һәлакәтләре, үткән елгы саннар белән чагыштырганда, 23,3%ка, ә аварияләрдә имгәнүчеләр саны шулай ук 28,4%ка, һәлак булган балалар саны 77,8%ка арткан. Чишмә районында балалар катнашлыгында алты юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда җиде бала имгәнгән.

Чишмә районының ЮХИДИ хезмәткәрләре шундый статистиканы мисалга китерә.

Республикадагы юл-транспорт һәлакәтләренең яртысында диярлек балалар пассажирлар сыйфатында булган. Һәр өченче җәяүле бала авариядә зыян күргән. Һәр унынчы юл һәлакәте велосипедта йөргән балалар белән һәм һәр унөченче авария транспортка балигъ булмаган идарә итүчеләр катнашлыгында булган.

Чишмәдә акция үтте
Чишмәдә акция үтте
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас