

Исегезгә төшерәбез, әлеге проект Президент грантлары фонды акчасы хисабына тормышка ашырыла.
Бу юлы пенсиядәге һәм пенсия яшенә җитеп килүче 14 кеше белем алды. Сертификатлар тапшыру тантанасында Чишмә районы башлыгы Ришат Мансуров, Рәсәйнең һәм Башкортстан Республикасының мактаулы төзүчесе, музейны һәм район Мәдәният йортын төзегәндә генераль подрядчы булган Рәшит Мамлеев, шулай ук якташыбыз, БР Дәүләт җыелышы – Корылтайда законнар чыгару палатасының беренче рәисе, мәрхүм Әнәс Хәсәновның тормыш иптәше, РФ мәгарифенең мактаулы хезмәткәре Зиләрә һәм кызы – профессор, Рәсәйнең һәм Франциянең фәннәр докторы Лилия Хәсәнова катнаштылар.
– Мин моңа бик гаҗәпләндем. Беренчедән, бу өлкәннәр өчен техноло-гияләр дөньясы, гаджет һәм интернет белән танышу өчен яхшы мөмкинлек. Икенчедән, аларны финанс белемгә өйрәтү дә яхшы булыр иде, чөнки хәзер, кызганычка каршы, финанс төрдәге җинаять-ләр киң таралган. Мондый курслар барлык районнарда да юктыр, мөгаен. Хәзер алар балалары һәм оныклары ярдәменнән башка үзләре нәрсә дә булса эшли алачак. Шуңа күрә әлеге дәресләр мөмкин кадәр күбрәк Чишмә пенсионерларын компьютер белеменә өйрәтер дип өметләнәбез, – дип фикере белән уртаклашты Рәшит Фәрит улы.
Кунаклар һәм «чыгарылыш сыйныфлар» очрашуында бик күп җылы теләкләр һәм бигрәк тә укытучылары – информатика белемен өйрәтү-че Әлфия Бикбулатовага рәхмәт сүзләре яңгырады.
– Ул безгә карата һәрвакыт җылы мөнәсәбәттә булды. Аңлап бетмәгән вакытларда ничек эшләргә кирәклеген яңадан өйрәтте. Без Дәүләт хезмәтләре, социаль челтәрләр һәм интернет белән таныштык, – дип сөйләделәр аның студентлары.
Өлкән яшьтәге студентларның берсе, Татьяна Шангина сүзләренә караганда, ул компьютер белеме дәресләренә йөрергәме-юкмы, дип күп уйлап тормаган, шунда ук ризалашкан. Сүз уңаеннан, ул 20 ел тимер юл вокзалында диктор булып эшләгән.
– Оныгымнан еш кына телефонның кайсы җиренә басарга кирәклеген сорый, компьютерда ничек эшләвен карый идем. Күптән түгел миңа социаль яклау бүлегеннән шалтыратып өлкәннәр өчен компьютер курслары ачылу турында сөйләделәр. Ура, барам, дип җавап бирдем мин аларга. Дәресләр ошады, өйрәнү кызык булды. Өйгә кайткач дәрестә язып алган дәфтәремне ачып барысын да кабатлый идем. Күптән түгел банкка баргач, өйдән чыкмыйча гына телефон аша түләргә мөмкин булуын белдем. Сүз уңаеннан, үзем Дәүләт хезмәтләрендә теркәлдем. Хәзер, сертификат алгач, яңа телефон алырга һәм интернетка тоташтырырга җыенам, – дип сөйләде Татьяна Валентиновна.