Чишмэ
+14 °С
Облачно
Төрлесеннән
20 Августа 2021, 04:50

Шәһит Ходайбирдин турында фильм төшерелә

Быел башкорт халкының данлы улы, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшмәкәре Шәһит Ходайбирдинның тууына 125 ел тула.

Шәһит Ходайбирдин турында фильм төшереләШәһит Ходайбирдин турында фильм төшерелә
Шәһит Ходайбирдин турында фильм төшерелә

 Башкортстанда аның турында фильм төшерелә, дип хәбәр итә Бөтендөнья башкортлары королтаеның матбугат хезмәте.

Район Мәдәният йортының халык театры режиссеры Фәймә Акъюлова апрель аенда фильм төшерә башлаган.

Сценарийны Роман Алферовның «Шәһитнең яшлеге» документаль повесте буенча язган.

Фильмда Шәһит Ходайбирдинны якыннан белгән якташларының да хатирәләре бар.

Операторы – Әскат Әлимголов. Фильмда үзешчән актерлар, 100дән артык кеше, Ходайбирдин авылы халкы, Шәһит Ходайбирдинның якташлары катнаша. Төп рольдә — Айнур Байгазин.

«Профессионаллар юк, читтән бер кемне дә чакырмадык. Бөтен рольләрдә – авыл халкы.

Өлкәннәр дә, балалар да чын артистлар, диярсең. Фильм төшерүдә барысы да ихлас катнаша. Кемдер өен бирә, кемдер реквизитлар белән ярдәм итә.

Язын башлаган эшне сентябрьдә тәмамларга уйлыйбыз. Төшереп беткәч тә монтажга утырабыз.

Бу — «Күгәрчен-ТВ» телестудиясе белән бергә иҗат иткән сигезенче фильм. Фильм октябрь башларына чыгыр дип уйлыйм», — ди режиссер Фәймә Акъюлова.

Аның сүзләренә караганда, фильмны Шәһит Ходайбирдинның туган көнендә карарга мөмкин булачак. Билгеле дәүләт һәм җәмәгать эшмәкәре 1896 елның 9 октябрендә туган.

Чыганак: "Башинформ" МА

Шәһит Ходайбирдин турында фильм төшерелә
Шәһит Ходайбирдин турында фильм төшерелә
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас