Чишмэ
+14 °С
Облачно
Төрлесеннән
31 Декабря 2020, 19:00

Чишмә поселогында яшәүче Мәүлидә Шәнгәрәева дөнья буйлап сәяхәт итәргә ярата

Күптән түгел көч-дәрте ташып торган ханым белән танышырга туры килде, аның егәрлеге һәм теремеклеге күз карашыннан ук күренеп тора.

Чишмә поселогында яшәүче Мәүлидә Шәнгәрәева дөнья буйлап сәяхәт итәргә яратаЧишмә поселогында яшәүче Мәүлидә Шәнгәрәева дөнья буйлап сәяхәт итәргә ярата
Чишмә поселогында яшәүче Мәүлидә Шәнгәрәева дөнья буйлап сәяхәт итәргә ярата

Күптән түгел көч-дәрте ташып торган ханым белән танышырга туры килде, аның егәрлеге һәм теремеклеге күз карашыннан ук күренеп тора.

– Мин үткән гасыр уртасында, Мәүлид бәйрәме көнне Слак авылындагы кечкенә бер йортта керосин лампасы яктылыгында дөньяга килгәнмен, шуңа күрә миңа Мәүлидә дигән исем биргәннәр, – дип үзе турында сөйли башлады Чишмә поселогында яшәүче Мәүлидә Шәнгәрәева.

Аңа дүрт яшь тулгач, әти-әнисе поселокка күчеп килә. Ул 1-нче мәктәптә белем ала, аннары китапханә техникумына укырга керә, аны тәмамлаганнан соң ун ел район китапханәсендә эшли.

– Соңрак газ котельные операторы булып эшләдем. 90-нчы елларда базарда сату итәргә мәҗбүр булдым, товар артыннан йөрергә дә туры килде, – дип искә алды Мәүлидә Әнәс кызы.

Ә тормыш иптәше «Башсельхозтехника» предприятиесендә эшләгән, шул ук вакытта хуҗалык эшләрен дә алып барган. Зур хуҗалыкта ике сыер, сарыклар, төрле кош-корт, йөзләгән баш куян асраганнар, бакча үстергәннәр.

– Ике улыбыз бик булышып үстеләр, энекәшләре авыру булып туды, аны карашырга да өлгерделәр. Соңрак ике хуҗага бер зур йорт салдык, хәзер бер йорт алдында өч гаилә яшибез, – диде Мәүлидә Шәнгәрәева.

Мәүлидә Әнәс кызы балачактан ук сәяхәткә барырга хыялланган, илебезнең төрле төбәкләрен барып күрергә теләгән.

– Мәктәптә укыганда ял көннәрен үткәрү темасына инша язганда безнең сыйныфка килгән яңа кыз: «А на выходные мы с родителями ездили на столбы», – дип әйтте. Бу сүзләрне ишеткәч барыбыз да көлеп җибәрдек. Ә укытучыбыз безгә әлеге матур табигать почмагы – Красноярский кыялары (Столбы) турында сөйләде. Әдәбият дәресеннән соң 53 ел вакыт узды. Һәм менә аларны күрү турындагы хыялым 67 яшемдә тормышка ашты. Быел җәй апамның чакыруы буенча миңа шул шәһәргә бару бәхете тиде, һәм форсат чыккач анда да барып килергә булдым. Онытылмаслык тәэссоратлар калды, – дип сөйләде Мәүлидә апа.

Мәкаләбез герое Рәсәйнең күп кенә шәһәрләрендә – Казанда, Зөядә (Свияжск), борынгы шәһәр Болгарда, Краснодарда, Самарада, Анапада һәм Геленджикта булган, «Башкортстанда озын гомерлелек» программасында катнашкан. Якын чит илләрнең дә берсендә булган. Ахирәтенең чакыруы буенча Казахстанга барып кайткан.

– Туган көнемдә Казахстандагы борынгы Тараз шәһәренә (элекке Җәмбул) бардым. Тараз казах теленнән тәрҗемәдә «үлчәү» дигәнне аңлата, ә мин үлчәү йолдызлыгы астында туганмын, – дип елмайды Мәүлидә Әнәс кызы. – Матур шәһәр, анда тарихи һәйкәлләр һәм музейлар бик күп. Барлык истәлекле урыннарны диярлек карап, күреп чыктым. Танышлар чакыруы буенча Үзбәкстанга да барып кайттым.

– Бер дә авырсынып тормыйм, – диде Мәүлидә Шәнгәрәева, – җае чыкканда, тиз генә җыенам да юлга чыгам. Көзге эшләр тәмамланып килә, тагын кая барырга икән дип планнар корам, – дип күз кысып куйды ул саубуллашканда.

 

Чишмә поселогында яшәүче Мәүлидә Шәнгәрәева дөнья буйлап сәяхәт итәргә ярата
Чишмә поселогында яшәүче Мәүлидә Шәнгәрәева дөнья буйлап сәяхәт итәргә ярата
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас