

Авыл халкы табибларга туган авылларында гына комплекслы тикшерү узу мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.
– Өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлеге турында хәстәрлек күргән табибларга зур рәхмәт! Бер көн эчендә барлык белгечләргә күренеп була. Үзебез район үзәгенә бара алмыйбыз: йөрүе дә авыр, автобус та бик юк, алдан язылырга да кирәк. Ә монда килеп анализлар тапшырасың да шунда ук табибка күренәсең, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты авыл халкы.
Миңниса Садыйковага – 80, ә аның тормыш иптәше Наил Төхбәт улына 89 яшь.
Алар һәр көн фельдшер-акушерлык пунктына уколга йөриләр, ә бу юлы икеләтә уңыш елмайган: табиблар авылга үзләре килгән. Олы яшьтәге пар артык мәшәкатьсез генә сәламәтлекләрен тикшертү мөмкинлегенә чын күңелдән шат.
Дурас фельдшер-акушерлык пункты табибы Рөстәм Галиәкбәров Дурас авыл Советында «Сәламәтлек поезды» эшенең ничек оештырылуы турында сөйләде.
– Барлык пациентларга шалтыраттык, социаль челтәрләрдә белдерү урнаштырдык. Әлбәттә, чират хасил булды, әмма барысы да канәгать калды: һәркем район үзәгенә барып йөри алмый бит, – диде ул.
Бу көнне авылга Уфадан кардиологлар, шулай ук район дәваханәсеннән терапевт, окулист, эндокринологлар, стоматолог һәм хирург килгән.
– Белгечләр исемлеге бик зур, – дип дәвам итте Рөстәм Әхәт улы. – УЗИ, эхокардиограмма үткәрәбез – быел аның программага тәү тапкыр кертелүе сөенечле. Анализлар алабыз, флюорография ясыйбыз. Бирегә алты-җиде авылдан пациентлар килгән. Нигездә, бу өлкән яшьтәге кешеләр: аларга район дәваханәсенә барып йөрү җиңел түгел, шуңа күрә «Сәламәтлек поезды» килүен көтеп алалар. Кагыйдә буларак, яшьләр медицина тикшерүен мөстәкыйль үтә, ләкин бирегә килүчеләре дә аз түгел.
Чишмә һәм Дәүләкән районнары чигендә урнашкан Әл-бәй авылы халкы да еракка бармый гына сәламәтлеклә-рен тикшертә алуга шат. Бу авылның фельдшер-акушерлык пунктына һәр сишәмбе саен Яңа Усман авылы фельдшеры Эльза Хәмәтдинова килә. Калган көннәрдә медпункт ябык. Әйтергә кирәк, шушы көннәрдә ул «Башкортстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» исеменә лаек булды.
76 яшьлек Рәмзилә Гыймранова һәм аның күршесе, 73 яшьлек Гөлзифа Ибраһимова да ел саен «Сәламәтлек поезды» килүен көтеп алалар.
– Әлбәй белән Дурас арасы 12 чакрым, ә Дурастан Чишмәгә кадәр тагын 25 километр барырга кирәк. Гел генә йөреп булмый! Автобус дүшәмбе һәм җомга көннәрдә генә бар. Табибка да керергә, автобуска да өлгерергә кирәк. Юллары да шәптән түгел. Шуңы күрә табибларның килүе авыл халкы өчен бик уңайлы, – диләр пациентлар.
Алар билгеләп үтүенчә, «Сәламәтлек поезды»ның килү вакыты халыкка алдан ук район гәзите, социаль челтәрләр һәм «Юлдаш» радиосы аша хәбәр ителә, шулай ук фельдшерлар һәм район поликлиникасы табиблары да алдан шалтыратып, кисәтеп куялар.
– Безнең сәламәтлекне кайгыртулары, безне саклаулары өчен рәхмәт инде, – дип елмаялар алар.
Апалар, олы яшьтә булуларына карамастан, актив тормыш рәвеше алып баралар: «көн дә физкультура булсын өчен» бакча карыйбыз, җиләк-җимеш үстерәбез, мал-туар асрыйбыз һәм бройлерлар үстерәбез, – дип шаяртып та алдылар.
Дурастан дүрт чакрым ераклыкта урнашкан Пенза авылыннан Земфира Вәлитова да ел саен акция барышында медицина тикшерүе үтә.
– Бу безгә, ерак авылларда яшәүчеләргә, бик яхшы мөмкинлек. Моны оештыручыларга зур рәхмәт! – диде ул.
Бүләкбаш авылында яшәүче Илдар Әминов профилактик тикшеренү өчен республика кардиодиспансерыннан чакыру алган. Табиб-кардиолог Әлфия Хуҗина пациентның сәламәтлегенә җаваплы каравын билгеләп үтте һәм аңа файдалы киңәшләрен бирде.
– Мондый эш төре табиб-лар өчен дә, пациентлар өчен дә уңайлы. Без авыруның хәлен вакытында бәяли һәм кирәк булганда аны дәвалау өчен ашыгыч рәвештә Республика кардиология үзәгенә сала алабыз, яки табибка бару өчен чиратка язабыз. Пациентның үзенә шалтыратырга кирәкми – барысы да акция барышында оештырыла. Аңа билгеләнгән көнне килергә генә кирәк. Мәсәлән, Илеш районында булганда бер пациентны ашыгыч рәвештә Уфа хастаханәсенә озаттык – вакытында өлгердек, бу бик шатлыклы хәл. Әгәр инде ашыгыч медицина ярдәме таләп ителмәсә, пациент планлы тикшерү узып, үзе табибка мөрәҗәгать итә ала, – дип «Сәламәтлек поезды» өстенлекләрен ассызыклады ул.
Авыл халкы табибларга чын күңелдән рәхмәтле.
– Табиблар үзләре килеп тикшерәләр, дәвалау билгелиләр, безнең өчен борчылалар. Ерак авылларда яшәүчеләр турында онытмаулары сөенечле. Без алар кушканны үтәп, вакытында анализлар тапшырырга һәм тикшерүләр узарга тырышабыз, – диде Дурас авылыннан Әлфия Бадранова.
Яңа Ябалаклы авылында яшәүче Зәлфирә һәм Хәниф Раймановлар да табибларга кү-ренергә килгәннәр.
– Иң мөһиме – юкка-барга борчылмаска, организмыңны тыңларга һәм үз сәламәтлегең турында кайгыртырга кирәк, – диләр алар.
– Авыл халкы өчен «Сәламәтлек поезды»ның килүе – кан басымын үлчәү генә түгел. Бу зур һәм мөһим эш, йөзләрчә чакрым ераклыктагы шәһәргә бармыйча гына заманча диагностика үтү һәм табиблардан консультация алу мөмкинлеге. Соңгы елларда бу программа республикабызның чын горурлыгына әверелде. Ул гади поликлиника барып җитә алмаган урыннарга бара һәм сыйфатлы медицина ярдәме алу өчен шәһәрдә яки поселок үзәгендә яшәүнең мәҗбүри булмавын исбатлый. Ерак ара – проблема түгел.