Күпләр туберкулезны үткәндә калган чир, һәм аның белән җәмгыятьнең «имин булмаган» катламы гына авырый дип санарга күнеккән. Тик, Чишмә районының узган елгы статистикасы бу карашны төптән җимерә. 2025 елда бездә бу авыруның 16 очрагы ачыкланган. Хәвеф төркеменә кемнәр кергән соң? Авыручыларның күбесе ирләр: 16 авыруның 13е ир-ат һәм нибары икесе хатын-кыз, шулай ук бер балада да әлеге чир табылган.
Пациентлар арасында эшсез гражданнар гына түгел (6 кеше), ә 5 пенсионер, шулай ук эшләп йөрүче, имин гаиләдә яшәүче 4 кеше дә бар.
Яхшы хәбәр дә бар, 2026 елның беренче кварталында нибары ике авыру ачыкланган (икесе дә ир-ат – бер пенсионер һәм бер эшләмәүче).
Наталья Морева билгеләп үткәнчә, безнең районда авыручылар саны, алдагы еллар белән чагыштырганда, акрынлап кими бара, һәм бу гомуми профилактикага һәм халыкның уяулыгына бәйле.
Туберкулез нәрсә ул һәм аны ничек ачыкларга?
Туберкулез – Кох таякчыгы китереп чыгарган йогышлы авыру. Ул йөткергәндә, төчкергәндә, хәтта авыру кеше белән сөйләшеп торганда да йога. Чирнең мәкерлеге шунда, башта ул салкын тиеп авыру яки арыганлык кебек «маскировкаланырга» мөмкин. Табиб-фтизиатр түбәндәге чир билгеләре булса: йөткерү өч атнадан соң да үтмәсә; температура гел күтәрелсә (гадәттә кичке якта 37,2-37,5 булса); төннәрен бик нык тирләсәң; сәбәпсез тиз арысаң һәм ябыксаң – игътибарсыз калдырмаска киңәш итә.
– Бүгенге көндә туберкулез – хөкем карары түгел, вакытында ачыкланса, уңышлы дәва-лана, – дип ассызыклый табиб.
Дөрес диагноз кую өчен флюорография үтү мөһим. Аны елга бер генә тапкыр узарга кирәк. Биш минут вакытны алган тикшерү әллә ничә ел гомерне саклап калырга мөмкин. Балалар сәламәтлеген тикшерүнең төп ысулы – Манту һәм Диаскинтест пробалары.
Профилактиканың гади кагыйдәләре:
Сәламәтлегегезне саклагыз һәм шуны истә тотыгыз: чирне, озак еллар дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк.
Әгәр күптән флюорография кабинетында булмагансыз икән, кереп чыгарга вакыт җиткәндер!