Авыл торак пунктларында яшәүче халыкның медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру проекты төп юнәлешләрнең берсе булды. «Актив һәм озын гомер» гомумдәүләт проекты барышында Енгалыш, Бәкәй һәм Балагуш авылларында заманча модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзедек. Хәзер анда яшәүчеләрнең сыйфатлы медицина ярдәмен якында гына алу мөмкинлеге бар.
Ләкин моның белән генә чикләнеп калмадык. Безнең поликлиникада күләмле модернизация үткәрелде: керү урыны һәм регистратура тулысынча яңартылды. Хәзер медицина учреждениесенә килгән пациентларга күпкә уңайлырак. Күз алдына китерегез: регистрациягә озын чиратлар юк, бина буенча юнәлеш аңлаешлы. Бу – дустанә медицина мохите булдыруга керткән өлешебез.
Диагностика һәм дәвалауның яңа дәрәҗәсе
Матди-техник базаны ныгытуга җитди игътибар бирдек. Дәваханә бүгенге көндә пациентларның гомерен саклап калырга һәм сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итүче заманча җиһазлар белән тулыланды: ЭКГ һәм артериаль кан басымын тәүлеклек мониторинглау комплексы бар, ул пациентларның сәламәтлеген тәүлек әйләнәсенә күзәтү өчен билгеләнгән. Тикшерү динамикадагы үзгәрешләрне, шул исәптән тышкы һәм эчке факторларның йогынтысын исәпкә алып, сәламәтлек торышын бәяләргә мөмкинлек бирә.
* «РуСкан 60» ультратавышлы диагностика системасы – югары сыйфатлы универсаль визуализация җайланмасы.
* Травматология, ортопедия, хирургия һәм реанимация өлкәсендә тикшерүләр үткәрү өчен тәгаенләнгән «ПАРУС» күчмә рентген аппараты.
* Операцияләр үткәргәндә төгәллекне һәм хәвефсезлекне тәэмин итүче югары ешлыклы электрохирургия аппаратлары ЭХВЧ-300-02 «ЭлеПС» – 2 данә һәм ЭХВЧ-350-01 «Фотек» – 2 данә.
* «УЗИ-Электрон» – В-режимында һәм допплер режимнарында югары сыйфатлы сурәтне тәэмин итүче универсаль ультратавышлы диагностика системасы.
«ЭМАЛЕД 200» хирургия түшәмен яктырткыч – операция вакытында хирурглар эше өчен бик мөһим идеаль яктылык чыганагы.
* Кс-02 кольпоскобы – гинекологиядә диагностика өчен алыштыргысыз корал, ачык стереоскопик сурәт өчен бинокуляр оптик система.
* ИАД-01-1 «Адьютор» – артериаль кан басымын үлчәү өчен югары төгәллекле прибор, ул пациентларның сәламәтлеген контрольдә тотарга ярдәм итә.
Барлык бу үзгәрешләр – гади саннар һәм җиһазлар гына түгел. Боларның барысы да безнең пациентлар өчен реаль мөмкинлекләр: тиз һәм төгәл диагностика – диагноз кую өчен вакыт азрак, уңышлы дәвалану өчен күбрәк мөкинлекләр;
– катлаулы һәм төгәл процедуралар үткәрү – заманча технологияләр табибларга операцияләрне минималь хәвеф белән үткәрергә мөмкинлек бирә;
– ерак торак пунктларда медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге – модульле ФАПлар авыл халкы өчен зур ярдәм чарасы булып тора.
Автопаркны яңартылды. Авыруларга тиз арада медицина ярдәме күрсәтү өчен автопаркны «LADA Vesta» маркалы яңа машина белән тулыландырдык. Хәзер безнең белгечләр авырулар янына, бигрәк тә ерак торак пунктларга, тизрәк барып җитә алалар; анализларны һәм даруларны үз вакытында ташуны тәэмин итәләр.
Командабызның һәр әгъзасына эшкә тугрылык, һөнәри осталык һәм пациентлар турында эчкерсез хәстәрлек күрүләре өчен чын күңелдән рәхмәт.
Пациентларыбызга да рәхмәт белдерәбез! Сезнең ышаныч – безнең өчен бик мөһим. Киләчәктә дә яңа дәвалау ысуллары кертеп, аларны камилләштереп, һәркем файдалана алырлык сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтеп, сезнең өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез.
Урал Шәрипов, үзәк район дәваханәсенең баш табибы.