Чишмэ
-17 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 ноябрь , 10:42

Мәктәпләрдә стоматология кабинетлары ачыла

Һәрберебез өчен тешләрнең балачактан ук сәламәт булуы мөһим. 2019 елда республика җитәкчесе Радий Хәбиров инициативасы белән Башкортстан мәктәпләрендә стоматология кабинетлары эшли башлады. Бөтен республика буенча стоматология кабинетлары төзелә һәм яңартыла, Чишмә районында бу мөһим эш кечкенә пациентларга сизелерлек файда китерә.

Мәктәпләрдә стоматология кабинетлары ачыла
Мәктәпләрдә стоматология кабинетлары ачыла

 

Үзәк район дәваханәсендә ике стоматология кабинеты эшли. Биредә көн саен профилактик тикшерүләр үткәрелә һәм тешләр тулысынча дәвалана. Балалар бүлеге мөдире Кристина Безрукова кабинетларның заманча стоматология кәнәфиләре һәм тешләрне сыйфатлы дәвалау өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылуы турында горурланып сөйли.

Уңайлы, өйдәгечә диярлек халәт булдыруга аерым игътибар бирелә. Бер кабинет матур итеп бизәлгән, телевизор урнаштырылган, анда тешләрне дәвалар алдыннан куркуны киметер өчен мультфильмнар күрсәтелә. Шулай ук уенчыклар куелган уңайлы почмак бар, анда балалар рәсем ясый яки уйный ала. Дәваланганнан соң табиблар сабыйларга зур булмаган бүләкләр бирәләр, алар «Батырлык тартмасы»ннан кыю булганнары өчен бүләк алалар.

Кристина Геннадьевна сүзләренә караганда, балалар теш табибына төрле проблемалар: күпсанлы, катлаулы кариестан алып авыз куышлыгының лайлалы тышчасы авыруларына (стоматитлар, гингивитлар), теш җәрәхәтләренә кадәр, шулай ук планлы профилактик тикшеренүләр үтү өчен мөрәҗәгать итәләр.

Тешләү патологиясе, эмаль гипоплазиясе яки гиперплазиясе, тешләрнең кариоз булмаган зарарлануы, шулай ук салкын яки кайнар ризыкка артык сизгерлеге дә сирәк күренеш түгел. Көн саен якынча утызлап пациентның тешләре дәвалана. Теш табибына килгән балаларның барысы да үзләрен уңайлы хис итсеннәр өчен икенче кабинетны да матур иллюстрацияләр белән бизәү һәм телевизор урнаштыру планлаштырыла.

Чишмә районында тагын ике: поселокның беренче һәм Алкин-2 авылы мәктәпләрендә дә стоматология кабинетлары эшли. Алар «Взлетай!» мәгариф проектының «Сәламәт елмаю» модулен гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә тормышка ашырылган. Алкин-2 мәктәбендәге кабинет, бу программа кысаларында беренчеләрдән булып, 2020 елда ук ачылды. Ә икенчесе 2023 елда, ике сменада 1471 бала белем алган беренче мәктәптә эшли башлады.

Мәктәпләрдәге стоматология кабинетлары күбесенчә профилактик режимда эшли: табиблар укучыларның тешләрен даими тикшерә, балаларны авыз куышлыгы гигиенасына өйрәтә, кариестан саклау өчен теш уемнарын ямый һәм эмальне ныгыту өчен фторлый, шулай ук кариесны иртә стадияләрдә дәвалый. Моның үзенчәлеге бар: тешләрне дәвалау кирәк икән, шунда ук, баланың яшен исәпкә алып дәвалана. Мәсәлән, әгәр сөт теше тиздән төшәргә тиеш булса, аны дәваларга тырышып, баланы интектерүнең мәгънәсе юк. Ләкин сызлый башласа, тешне йә алып ташлыйлар, йә кичекмәстән дәвалыйлар.

Алкин мәктәбенең стоматология кабинетында уку йортының дүрт филиалында белем алучы балалар – гомумән алганда 800гә якын укучы дәвалана. Мәктәп укучылары арасында кү-бесенчә кариес һәм пародонтоз киң таралган.

Теш табибы Руслан Мөхәммәтов мәктәпкә Алкин табиблык амбулаториясеннән килеп эшләп йөри.

– Балаларга аерым караш кирәк. Мин аларны беренче карауда ук бормашина тавышы белән куркытмыйм, авызларына су сиптерәм, мамык белән сөрткәләп алам, һава өрдертәм, шул ук вакытта әкият яки шигырь сөйли алам. Иң мөһиме, стоматолог бала хәтерендә тешләрне авырттыручы явыз табиб булып калмасын. Ә тешне алгач, аны тантаналы рәвештә балага тапшырам һәм тиздән синең янга теш феясе очып киләчәк, димен. Чыннан да, мондый алым балаларга куркуны җиңәргә һәм икенче юлы борчылмыйча теш табибына килергә ярдәм итә.

Икенче сыйныф укучысы Дарина инде өч тапкыр стоматологта булган.

Бервакытта да курыкканым юк, чөнки Руслан Маратович сөйләшеп, игътибарны читкә юнәлтә, табибка вакытында йөрсәң, тешләрне дәвалавы да җиңел, – ди ул.

Укучы Мария Рыжова да аның сүзләре белән килешә, балалар стоматологы күбесенә таныш, ул кайбер укучыларның әти-әниләренең тешләрен дә дәвалаган, дип билгеләп үтте.

Мәктәп директоры Гөлфия Заһидуллина район үзәгеннән ерак булган Алкин-2 авылы мәктәбендә стоматология кабинетына ихтыяҗ аеруча зур булуын ассызыклады. Ата-аналарга балаларын атлаган саен Чишмәгә алып килү җиңел түгел, ә теш табибының үз мәктәпләрендә булуы әлеге проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Үзәк район дәваханәсенең баш табибы Урал Шәрипов, республика җитәкчесе Радий Хәбиров инициативасы белән районда бик күп мөһим һәм кирәкле проектлар һәм программалар уңышлы гамәлгә ашырыла, дип ассызыклады.

– Башкортстан мәк-тәпләрендә, гомумән алганда, 255 стоматология кабинеты бар, шуларның 88е – Уфада, икесе Чишмә районында. Стоматология кабинетларын мәктәптә үк ачу иң уңышлы тәҗрибәләрнең берсе булып тора, – дип билгеләп үтте Урал Фердәүс улы.

Әти-әниләргә дә борчу-мәшәкать юк, чөнки эштән сорарга һәм район дәваханәсенә яисә түләүле клиникага барырга кирәкми. Теш табибына зур тәнәфес вакытында да кереп чыгарга мөмкин. Мәктәпләрдәге стоматология кабинетлары теш авыруларын дәваларга гына түгел, булдырмаска да ярдәм итә. Табиблар балаларның тешләрен тикшереп кенә калмыйча, кечкенәдән үк дөрес итеп чистартырга һәм карарга да өйрәтәләр. Заманча кабинетларда сабыйлар тешләрен дәвалатудан һәм теш табибларыннан курыкмыйлар, шул рәвешле үз сәламәтлекләре турында хәстәрлек күрергә өйрәнәләр.

Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, мәктәпләрдә стоматология кабинетларын ачу дәвам итәчәк. 2028 елга кадәр балалар поликлиникалары, шул исәптән безнең районныкы да дип өметләнәбез, «Гаилә» гомумдәүләт проекты кысаларында 18 күчмә медицина комплексы алачак.

Мәктәпләрдә стоматология кабинетлары ачыла
Мәктәпләрдә стоматология кабинетлары ачыла
Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас