Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 ноябрь , 16:14

Иң мөһиме – пациентларның ышанычы

Чишмә үзәк район дәваханәсенә алты яшь белгеч эшкә килде. Алар арасында өч шәфкать туташы, ике табиб-педиатр һәм бер теш технигы бар. Традиция буенча, дәваханә коллективы аларны сәламәтлек саклаучылар сафында кабул итеп, тантаналы рәвештә конференц-залда каршылады. Без яңа эшкә килгән шәфкать туташларының берсе Варвара Мирошник белән сөйләшеп тордык.

Иң мөһиме – пациентларның ышанычы
Иң мөһиме – пациентларның ышанычы

Ул безгә гаиләсенең ярдәм итүе, өлкән яшьтәге пациентларның аңа кызым дип дәшүләре, киләчәктә табиб булырга хыяллануы, дәваханәдә яшь белгечләрне эшкә өйрәтүләре һәм әлеге һөнәрне сайлавына үкенмәве турында сөйләде. Шулай ук баш табиб Урал Шәрипов һәм махсуслаштырылган медицина-санитария ярдәме бүлеге мөдире Диана Крыжная белән остазлык эше һәм яшь кадрларны җәлеп итү турында әңгәмәләштек.
– Варвара Александровна, медицинага
таба юлыгыз кайчан башланды?
– Балачактан ук дип әйтергә була. Кешеләргә
һәрвакыт ярдәм итәсем килде. Табиб-анестезиолог булып эшләгән апам минем өчен үрнәк булгандыр, күрәсең. Мин аның профессиональлегенә, катлаулы хәлләрне хәл итә алуына сокланам һәм шундый ук булырга хыялланам. Пациентларны сәламәтләндерүгә үз өлешемне кертә алырмын дип бик өметләнәм.
– Быел Бөре
медицина-фармацевтика колледжын тәмамлагансыз. Укудан соң, дәваханәдәге практик эшкә күчкәндә тәүге тәэссоратлар нинди булды?
– Мин монда ике ай
чамасы эшлим. Чишмә үзәк район дәваханәсендә беренче эш көннәре уңай тәэсир калдырды. Үзара дус коллективка килдем. Алар һәрвакыт, нинди генә хәл булса да ярдәм итәргә әзер.
– Диана Радиковна,
бу сорау сезгә, яшь кадрларга ни рәвешле ярдәм күрсәтелә?
– Медицинада остазсыз берничек тә булмый!
Яңа гына эшкә килүчеләр өчен бу бигрәк тә мөһим. Шуңа күрә бездә яшь белгечләр эш буенча теләсә нинди сорау белән хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итә ала – һәркайсы ярдәм итәргә, үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәм белемнәрен тапшырырга әзер. Эшли башлаганда җиңел түгел һәм аларның ярдәме бик кирәк. Без алар үзләрен ышанычлы хис итсен өчен барысын да эшлибез.
– Варвара, әти-әниегез сезнең
медицина өлкәсен сайлавыгыз белән горурланадыр.
Әйе. Медик булырга уйлавымны әйткәч, бик шатландылар. Алар бу һөнәрнең никадәр мөһим булуын аңлыйлар һәм минем шәфкатьлелек таләп ителгән юлны сайлавым белән горурланалар.
– Ә пациентларның, бигрәк тә олы яшьтәгеләрнең мөнәсәбәте ничек?
– Өлкән яшьтәге пациентлар әлегә миңа
бик ышаныч белдермиләр, шул ук вакытта сабырлык һәм әдәплелек күрсәтәләр. Күбесе миңа кызым дип дәшә (елмая). Минем өчен бу ягымлы сүз генә түгел, бу пациентларның мине үз итүен аңлата. Мин бу ышанычны аклау өчен бар көчемне куячакмын, яшь белгеч өчен бу зур әһәмияткә ия.
Алдагы планнарыгыз нинди? Яшь шәфкать туташы Варвара Мирошник нәрсәләр турында хыяллана?
Хезмәт юлымны яңа башлаган булсам да, хыялларым зурдан. Квалификациямне күтәрү һәм белемле табиб булу өчен университетка укырга керергә телим. Хастаханәдә эшләү миңа көн саен зур тәҗрибә алу мөмкинлеге бирә. Әкренләп Башкорт дәүләт медицина университетына укырга керергә әзерләнәм. Кайвакыт төшке аш вакытында да китапка тотынам.
– Варвара, ихлас җавапларыгыз өчен рәхмәт. Урал Ф
ирдәвес улы, сез Чишмә үзәк район хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнгәннән бирле яшь белгечләрне эшкә җәлеп итүгә аерым игътибар бирәсез. Бу ни өчен мөһим?
Яшь белгечләрне җәлеп итү – безнең иң төп бурычларыбызның берсе. Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, Башкортстанда яшь кадрларны хастаханәләргә җәлеп итү эше көчәйтелде. Һәм без, яшьләр заманча хастаханәләргә, поликлиникаларга һәм фельдшер-акушерлык пунктларына эшкә урнаша алсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Чишмә үзәк район хастаханәсенә эшкә килгән һәркемнең кадерен беләбез. Аларга ярдәм итү буенча максатчан эш алып барыла: һәр яшь хезмәткәргә тәҗрибәле остаз куела, аларга даими консультация бирәбез. Безнең максат – аларның күңелендә бу мөһим һөнәрне сайлауның дөреслегенә бер генә секундка да шик тумасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләү.
– Эчтәлекле әңгәмә
гез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас