Чишмэ
-10 °С
Кар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 сентябрь 2025, 15:03

Яңа модульле ФАП ачылды

Енгалыш биләмәсендә ике фельдшер-акушерлык пункты ачылуы игътибарга лаек. Бу объектлар «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты буенча гамәлгә ашырылучы «Рәсәй Федерациясендә сәламәтлек сагының беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасы ярдәмендә төзелгән. ФАПларны төзү 2025 елга планлаштырылган иде. Төзелеш эшләре тиз барды: участокны әзерли башлаганнан алып лицензия алганга кадәр биш ай чамасы вакыт үтте. Дәвамы сайтта

Яңа модульле ФАП ачылды
Яңа модульле ФАП ачылды

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров модульле ФАПлар төзү «Бердәм Рәсәй» партиясе программасының «Сәламәт киләчәк» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды, дип ассызыклады.

Район дәваханәсе баш табибы Урал Шәрипов билгеләп үткәнчә, проект Сәламәтлек саклау министрлыгы, район хакимияте, барлык профильле оешмалар һәм, әлбәттә инде, район дәваханәсе коллективының җайга салынган эше нәтиҗәсендә кыска вакыт эчендә тормышка ашырылды.

- Енгалышта яшәүчеләр «Без яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылуын озак көттек. Хәзер авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтеләчәк», – дип, шатлыкларын яшермиләр.

Фельдшер Э. Исаевага аерым рәхмәт сүзләре яңгырый. «Эльвира Шамил кызы – тәҗрибәле белгеч, авыруларга карата һәрвакыт игътибарлы. Яхшы дәвалый, аның белән сөйләшүе дә күңелле, чын һөнәр иясе, бик әйбәт кеше», диләр алар.

Эльвира Исаеваның эш стажы 38 елдан артып китә. Ул авыл халкын уңайлы шартларда заманча җиһазлар белән дәвалау мөмкинлегенә бик шат булуын белдерде.

Хәзер халыкка тагын да сыйфатлырак һәм нәтиҗәлерәк медицина ярдәме күрсәтергә мөмкин – ди Эльвира Шамил кызы.

Енгалыш авыл Советы биләмәсе башлыгы Фердәүс Бәдретдинов, проектларны гамәлгә ашыру авылларда медицина хезмәте күрсәтү дәрәҗәсен сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирә, дип ассызыклый. Яңа ФАПлар ачу барлык гражданнар өчен арзан һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүгә таба мөһим адым булачак.

Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары Анатолий Можаев сүзләренә караганда, яңа фельдшер-акушерлык пунктлары диспансеризация үткәрергә һәм авыруларны иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итәчәк.

Чишмә районы халкы яңа фельдшер-акушерлык пунктларында тиз арада прививкалар ясата, чирен ачыклый, дәвалана һәм беренчел медицина ярдәме алачак. Аеруча яшь аналарга һәм яңа туган сабыйлаларга ярдәм мөһим, чөнки бу бөтен гаилә сәламәтлегенең нигезе!

Яңа пунктларда тиз арада сыйфатлы ярдәм күрсәтү өчен заманча җиһазлар һәм барлык кирәкле дарулар бар. Бу, әлбәттә, кешеләрнең медицинага ышанычын арттыра.

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, халкының өчтән бер өлеше авылда яшәгән Башкортстан өчен бу бик мөһим мәсьәлә.

Рәсәй Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән тормышка ашырылып килүче «Сәламәтлек сагының беренчел звеносын модернизацияләү» программасы ярдәмендә Башкортстан 2025 елда 18 миллиард сум акча алачак, бу төбәктә медицина хезмәтләре сыйфатын шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас