Беренчел медицина ярдәме күрсәтү, бигрәк тә ерак авылларда, ил президенты куйган һәм Башкортстанда өстенлекле булган бурычларның берсе, дип билгеләп үтте республика җитәкчесе Радий Хәбиров. «Безнең максат – медицина ярдәмен югары сыйфатлы итү һәм ерак авылларда яшәүчеләрне дә кертеп, барлык халык өчен дә уңайлы итү», – дип ассызыклый ул.
«Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында авыл торак пунктларында яшәүчеләр даими рәвештә профилактик тикшерүләр уза, анализлар тапшыра һәм табиблардан консультацияләр ала.
Күптән түгел күчмә ФАП фельдшеры йөзгә якын кеше яшәгән (шуларның 75е – өлкән яшьтәгеләр) Яңа Ябалаклы авылында булды. Бу авылның үз фельдшер-акушерлык пункты юк, ә иң якын медицина учреждениесе Дурас авылында урнашкан.
Халык активистлар тәкъдиме һәм авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Заманов һәм меценатлар ярдәме белән ачылган «Хәсән» штабында кабул ителде. Штабта фельдшерлар Эльза Хәмәтдинова һәм Розалия Ялалова эшләделәр. Күчмә фельдшер-акушерлык пунктына 23 кеше мөрәҗәгать итте, аларның барысы да пенсионерлар.
«Халык өчен бу чын-чынлап коткару чарасы», фельдшер-акушерлык пункты ди авылда яшәүче Вәлия Шәйхетдинова.
«Беренчедән, бу район үзәгеннән еракта яшәүчеләр өчен бик уңайлы. Без инде яшь түгел: шикәр күләмен һәм йөрәкне тикшертергә кирәк. Бәлки, җитди авыру бардыр! Фельдшерларыбызга сәламәтлегебезне тикшереп торулары өчен рәхмәт», ди ул.
Шунысын да билгеләп үтү мөһим, күчмә фельдшер-акушерлык пунктлары ярдәмендә шикәр чире һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыкларга һәм җитди чирне катлауландырмаска мөмкин.
Мобиль ФАПта пациентларның гәүдә авырлыгын, буен, шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен, кан басымын үлчәргә, электрокардиограмма ясарга һәм маммографиягә юллама алырга мөмкин. Ул шулай ук авыруларны кисәтү, хроник чирләре булганнарны диспансер күзәтү, үз аяклары белән йөри алмаучы пациентларга ярдәм итү һәм дарулар китерүне үз эченә ала.
Мобиль комплекс пациентларны карау, диспансерлаштыруның тәүге этабын үткәрү һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле барлык әйберләр: электркардиограф, дефибриллятор, пульсоксиметр, гинекологик кәнәфи, канның биохимик анализаторы, глюкометр һәм башкалар белән җиһазландырылган.
Халыкны профилактик караулар һәм диспансерлаштыру – «Озак һәм актив тормыш» гомумдәүләт проектының төп юнәлешләренең берсе.
2025 елның июленнән Чишмә районы буенча «Сәламәтлек поезды» йөриячәк.
График буенча ул 3 һәм 4 июльдә Алкин-2дә, 7 һәм 8 июльдә Шөнгәккүлдә, 9 һәм 10 июльдә Дураста, ә 11 июль-дән 14 июльгә кадәр Иске Муса авылында кабул итәчәк.
Мөрәҗәгать иткәндә пациентларга паспорт, полис һәм СНИЛС кирәк булачак.