Талпан энцефалитын ашыгыч профилактикалау өчен иммуноглобулин кадыйлар. Дәвалауның төп максаты организм авыруны җиңеп чыга алсын өчен иммунитетны ныгытуга юнәлдерелгән.
Талпаннар күп булган территориядә яшәүче яки эшләүче, шулай ук мондый урыннарга баручы кешеләргә талпан энцефалитына каршы профилактик прививкалар ясала. Прививкалар курсын имин булмаган территориягә китәргә ике атна кала тәмамларга кирәк. Талпан боррелиозын профилактикалау чаралары юк.
Талпан тешләүдән саклану чаралары: бөҗәкләр якадан, җиңнән, чалбар балагы астыннан үрмәләп керә алмаслык киемнәр кию. Кием озын җиңле булырга тиеш, аны беләккә резинка белән беркетәләр. Кофтаның яисә күлмәкнең өске өлеше чалбарга, ә чалбар очлары оекбашка һәм итеккә кертелгән булса яхшырак. Башны һәм муенны яулык белән капларга кирәк.
Киемнәрне шулай ук талпаннарны куркыта һәм юк итә торган чаралар – репеллентлар һәм акарицидлар белән эшкәртү мөһим.
Әгәр талпан кадалган икән, аны тәннән мөмкин кадәр тизрәк тартып алыгыз һәм якындагы дәвалау учреждениесенә (травмпунктка, яки поликлиникага) мөрәҗәгать итегез.
Әгәр андый мөмкинлек булмаса, пинцет яки махсус җайланма кулланып, кискен хәрәкәтләр ясамыйча гына талпанны үзегез алып ташлагыз.
Алганнан соң тешләгән урынны антисептик белән эшкәртергә, ә талпанны анализга лабораториягә тапшырырга кирәк.
Түбәндәге ссылка буенча Башкортстандагы лабораторияләрнең адресларын һәм телефоннарын белергә һәм талпаннарны тикшерергә мөмкин: clck.ru/3AGQ2y.
Талпанны сытмау һәм башын гәүдәсеннән аермау мөһим. Әгәр тешләгәннән соң берникадәр вакыт үткәч чир йогу билгеләре барлыкка килсә (температура күтәрелсә, калтырау, хәлсезлек, тире кызару күзәтелсә), ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әлбәттә, талпан кадалу шәп түгел, әмма шулай да төшенкелеккә бирелергә ярамый – иң мөһиме, игътибарлы һәм уяу булу!
Даниил Фёдоров, Чишмә үзәк район дәваханәсе табиб-эпидемиологы.