Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 Май , 18:00

Хәрби операция ветераннары шифаханәләрдә дәвалана

Агымдагы елда махсус хәрби операциядән кайтучылар Социаль фонд карамагындагы тернәкләндерү үзәкләрендә реабилитация үтә һәм шифаханә-курортларда дәвалана башладылар. Социаль фондның Башкортстан Республикасы буенча бүлеге хәрби операциядә катнашучыларның һәрберсен дәвалау һәм тернәкләндерү дәвамында озата бара, шулай ук реабилитация үзәгенә бару һәм кайту чыгымнарын компенсацияли. Хәрби операциядән демобилизацияләнеп кайтучылар тернәкләндерү курсын елга бер тапкыр үтә ала. Реабилитация курсы 21-23 көн, шифаханә-курортта дәвалану 21 көнгә кадәр дәвам итәчәк. Рәсәй Федерациясе Герое исеменә лаек булган СВОда катнашучылар яисә I төркем инвалидлар социаль фондның тернәкләндерү үзәкләрендә чираттан тыш тәртиптә дәваланырга хокуклы.

Хәрби операция ветераннары шифаханәләрдә дәвалана
Хәрби операция ветераннары шифаханәләрдә дәвалана

Республика халкы Саратов өлкәсендәге «Волга», Томскидагы «Ключи», Волгоград шәһәрендәге «Волгоград», Омскидагы «Омский», Төмәндәге «Тараскуль», Кемерово өлкәсендәге «Топаз» һәм Анападагы «Кристалл» тернәкләндерү үзәкләренә җибәрелә. Реабилитация үзәген сайлаганда һәр демобилизацияләнгән махсус хәрби операциядә катнашучының медицина күрсәтмәләре һәм шәхси ихтыяҗлары исәпкә алына.

Реабилитация үзәкләре заманча җиһазландырылган һәм анда яугирләрне нәтиҗәле дәвалау өчен кирәкле бөтен нәрсә бар.

Безнең демобилизацияләнгән берничә сугышчыбыз «Волгоград» тернәкләндерү үзәгендә дәвалану узды. Әлеге үзәктә җәрәхәтләрне, сулыш органнары, сөяк-мускул, кан әйләнеше системалары авыруларын дәваларга мөмкин. Биредәге климат, минераль сулар, шифалы ләм дәваланырга килүчеләрнең сәламәтлеген тергезергә мөмкинлек бирә.

Тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалану өчен гаризаны Рәсәй Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлегенең барлык клиент хезмәтләрендә, Күп функцияле үзәкләрдә бирергә мөмкин. Моның өчен гражданинның хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы булуы һәм махсус хәрби операция сафларыннан чыгарылуы кирәк.

Гариза буенча ике эш көне эчендә карар кабул ителә, һәм мөрәҗәгать итүче икенче көнне үк җавап ала.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас