Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 апрель , 09:43

Фельдшерлар практикантлар килүен түземсезлек белән көтә

Әлеге вакытта үзәк район дәваханәсендә студент-медиклар практика үтә, ул май башына кадәр дәвам итә. Яңа Усман авылы фельдшеры Эльза Хәммәтдинова Туймазы медицина колледжының 4-нче курс студенты Ивилина Фәйрүзованың остазы, ул аны үз эшенең бар нечкәлекләренә өйрәтә. 21 яшьлек Ивилина быел диплом алачак. Район дәваханәсенең кадрлар бүлеге начальнигы Гөлнара Курамшина аңа районда берничә эш урыны тәкъдим иткән, ул әлегә кайда барасын төгәл белми. Тик шунысы билгеле – Ивилина Чишмә районына фельдшер булып эшкә кайтачак. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Фельдшерлар практикантлар килүен түземсезлек белән көтә
Фельдшерлар практикантлар килүен түземсезлек белән көтә

Эльза Хәммәтдинова билгеләп үтүенчә, студент кыз яңа урынга тиз ияләнгән, алар бергәләп йорттан йортка йөреп авыл халкының сәламәтлеген тикшергәннәр. Ивилинаның сүзләренә караганда, ул авыру кешеләргә ярдәм итәргә, аларны дәваларга тели. Һөнәр сайлар вакыт җиткәч, күп уйлап тормыйча медицинаны сайлаган, һәм моңа бер дә үкенми. Аны авылда яки ашыгыч ярдәм бүлегендә фельдшер булып эшләү куркытмый. Иң мөһиме, халыкка тиз арада ярдәм күрсәтү. Практика вакытында ул Яңа Усман авылында яшәүчеләр – Эльза Нәзир кызының пациентлары, шул исәптән 92 яшьлек Филүзә Нургалиева белән дә танышкан. Ул, олы яшьтә булуына карамастан, үз аягында йөри, хәтере әйбәт, кан басымы күтәрелүгә һәм буыннары сызлауга гына зарлана, ак халатлы шәфкать туташларына һәрвакыт рәхмәтле.

Без пациентларны аермыйбыз, яңа туган сабый яки олы яшьтәге кеше булсынмы, ярдәмгә ашыгабыз. Беренче урында – пациентларыбызның сәламәтлеге, – ди Эльза Хәммәтдинова.

Тәҗрибәле фельдшер яшь белгечнең дә авыруларга карата игътибарлы мөнәсәбәттә булуын таләп итә, һәм район дәваханәсе фельдшерлары командасына практикантлар килүен түземсезлек белән көтә.

Яшь белгечләрне икътисад, сәламәтлек сагы һәм мәгариф өлкәсенә җәлеп итү – ул безнең республика өчен өстенлек! Республика Башлыгы Радий Хәбиров медицина хезмәткәрләренең авылларда уңышлы эшләве өчен уңайлы шартлар тудыру зарурлыгын билгеләп үтә. «Медицина колледжларын тәмамлаучылар – ул киләчәгебез! Мин һәрвакыт аларга игътибар бирергә тәкъдим итәм. Минемчә, колледж тәмамлаганнан соң шәфкать туташы, фельдшер һәм лаборант булып эшләүчеләр беркайчан да медицинадан китмәячәк. Шуңа күрә аларга югары белем алу мөмкинлеге тудырырга, колледждан соң вузда белем алу вакытын кыскарту өчен уку программаларын җайлаштырырга кирәк», ди ул.

Республикада шулай ук яшь кадрларны җәлеп итүче «Земство докторы», «Земство фельдшеры» һәм «Дефицит белгечлекләр» кебек мөһим программалар тормышка ашырыла.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас